Ашыккан ашка пешкән
Сәет укулар беткән көнне үк авылга әбисенә кунакка кайтып китә. Җәй көне авылда рәхәт, саф һава, иркенлек. Ә Сәетнең әбисе аның кайтуына бигрәкләр дә сөенә. Оныгы азмы-күпме кул арасына керә башлады бит. Көттереп кенә булса да, әйткән эшләрне башкарып та куя. Әби дигәнең кызуырак җан инде. Аңа эшне сәгать-минуты белән...
Сәет укулар беткән көнне үк авылга әбисенә кунакка кайтып китә. Җәй көне авылда рәхәт, саф һава, иркенлек. Ә Сәетнең әбисе аның кайтуына бигрәкләр дә сөенә. Оныгы азмы-күпме кул арасына керә башлады бит. Көттереп кенә булса да, әйткән эшләрне башкарып та куя.
Әби дигәнең кызуырак җан инде. Аңа эшне сәгать-минуты белән эшләп бетерергә кирәк. Ә Сәет ашыкмый, ашыгудан ни файда, ди.
Беркөнне әбисе Сәеткә өй каршындагы бакчаны китмәнләргә кушты. Бер әйтте, ике әйтте. Атна да үтте. Ул арада күршеләрнең бакчасында чәчәкләр дә тишелеп чыкты. Әби әйтә башлаганга ун көн булганда, Сәет бакчаны китмәнләде бит. Рәхәтләнеп, җиренә җиткереп, бөтен җаны-тәне белән бирелеп эшләде. Әби чәчәк орлыклары чәчте. Менә шул төндә, кырау төшеп һәм дә салкын булып, күршеләрнең тишелеп чыккан чәчәк үсентеләре үлеп беттеләр. Ә Сәетләрнең орлыклары әле җир куенында.
-Менә, әби, әйттем бит мин сиңа, ашыгудан файда юк, дип. Ә күрше апаларга икенче тапкыр эшләргә туры килә инде.
Берничә көн үтте.
-Улым, - диде әби, - помидорларны чыгарып утыртасы иде. Җире бик каты, әзрәк тирес салып йомшартырга кирәк. Әнә, күршеләр помидорларын чыгарып ук утыртканнар.
-Ашыкма, әби, - диде Сәет. - Эшләү дәрте килгәч, мин аны сиңа казып бирәчәкмен.
Тулысынча "Хезмәт даны" газетасыннан укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев