Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Самавырлы чишмә - Әсән-Елга авылының күрке

Ел башында район газетасында "Могҗизаларны үзебез ясыйк" дигән өр-яңа проект старт алган иде. Аның кысаларында поселокта һәм авылларда башкарылган эшләр - ял парклары, спорт мәйданчыклары ясау, сулыкларны төзекләндерү, әйләнә-тирәне яшелләндерү, социаль-көнкүреш объектлары төзү, төрле фестивальләр, конкурслар, иганәчелек акцияләре, ярминкәләр, спартакиадалар үткәрү, китаплар, буклетлар бастыру, туризм маршрутына кертерлек урыннар булдыру һәм...

Ел башында район газетасында "Могҗизаларны үзебез ясыйк" дигән өр-яңа проект старт алган иде. Аның кысаларында поселокта һәм авылларда башкарылган эшләр - ял парклары, спорт мәйданчыклары ясау, сулыкларны төзекләндерү, әйләнә-тирәне яшелләндерү, социаль-көнкүреш объектлары төзү, төрле фестивальләр, конкурслар, иганәчелек акцияләре, ярминкәләр, спартакиадалар үткәрү, китаплар, буклетлар бастыру, туризм маршрутына кертерлек урыннар булдыру һәм башка эшләр барлана. Әсән-Елга авылында төзекләндерелеп, милли бәйрәмебез Сабантуй алдыннан файдалануга тапшырылган "Акъяр" чишмәсе дә могҗизаларның берсе булырлык. Шулкадәр матур, зәвыклы итеп эшләнгән ул, чишмә яныннан хәтта китәсе дә килми!

-Зәйдә Башкарма комитет җитәкчесе булып эшләүче якташыбыз Илнар Хафизов, "Сөт иле" җәмгыятенең "Әсәнбаш" агрофирмасы генераль директоры Илдар Гарифуллин белән киңәшләштек тә, авылыбыз чишмәсен төзекләндерергә булдык. Безнең тәкъдимгә башка авылдашлар да теләп кушылды. Үзара салым акчалары хисабына һәм шулай ук авыл халкы, якташларның тырышлыгы, аларның иганәчелеге белән әлеге эшне кыска гына вакыт эчендә башкарып чыга алдык, - ди Пычак авыл җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков. - Төзекләндерү эшен Сабаның "Мелиорация" җәмгыяте хезмәткәрләре башкарды. Алар чишмә суын 270 метр ераклыктан торба белән ярның икенче ягына чыгардылар. Шифалы су ургылып чыга торган яр халык телендә "Акъяр" дип йөртелгәнлектән, чишмәгә дә әлеге исемне бирдек.

Илдар Гарифуллин бизәкләп эшләнгән, зур, матур самавыр алып кайтып урнаштырса, Илнар Хафизов исә чишмәнең әйләнә-тирәсен төзекләндерү өчен брусчатка белән ярдәм иткән, әби һәм бабай сыннары, зәңгәр чыршылар да Зәй якларыннан "кайткан".

Язма тулысы белән - "Хезмәт даны" газетасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев