Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Үзара салым - үзебез өчен

Кукмара, авыллар матурлана, яңара, дибез. Әлбәттә, монда төзүчеләрнең, төзекләндерүчеләрнең генә түгел, поселокта, авылларда яшәп, үзара салым акчасын үзвакытында түләп баручыларның да өлеше бар. Бу очракта "Ил төкерсә - күл була" дигән халык әйтеме бик тә туры килә. Чөнки белеп торабыз, һәр түләнгән үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм...

Кукмара, авыллар матурлана, яңара, дибез. Әлбәттә, монда төзүчеләрнең, төзекләндерүчеләрнең генә түгел, поселокта, авылларда яшәп, үзара салым акчасын үзвакытында түләп баручыларның да өлеше бар. Бу очракта "Ил төкерсә - күл була" дигән халык әйтеме бик тә туры килә. Чөнки белеп торабыз, һәр түләнгән үзара салым акчасы хөкүмәттән дүртләтә артып кайта һәм бу районыбызны төзекләндерүдә зур ярдәм булып тора.

Әйе, сумнардан миллионнар җыела. Районыбыз инде ике ел рәттән үзара салым җыю программасында актив катнашты һәм бу һәр җирлектәге, поселоктагы күп кенә социаль программаларны хәл итәргә мөмкинлек бирде. Узган ел район буенча җыелган 8 миллион 108 мең сум акчага республика бюджетыннан 30 миллион 399 мең сум акча кушылды. Мондый форсаттан файдаланмый мөмкин түгел, әлбәттә. Районыбызда күзгә күренерлек байтак эшләр башкарылды. Юлларны төзекләндерүгә 24 миллион сумнан артык, урамнарны яктыртуга 3 миллион сумга якын, су белән тәэмин итүгә 4 миллион сум чамасы, балалар мәйданчыклары төзүгә 3 миллион ярым диярлек акча тотылган.

Газетабыз битләрендә без кайбер җирлекләрдә әлеге салым хисабына нинди эшләр башкарылуын яктырткан идек инде. Бу юлы поселок башкарма комитеты җитәкчесе Райнур Нотфуллин белән сөйләшеп алдык.

- Үзара салым акчасы узган ел поселокта бер кешедән 200 сум итеп билгеләнеп, барлыгы 2 миллион 540 мең сум акча җыелган иде, ә хөкүмәттән ул дүрт тапкыр артып бирелде, - диде ул. - Әлеге суммага поселокта шактый гына эшләр башкарылды. Ленин, Гафиятуллин, Октябрь, Нур Баян, Чернышевский, Ворошилов, Эшчеләр тыкрыгы урамнарына тротуарлар җәелде. Күпкатлы йортларга кереп-чыгу юллары, машиналар кую өчен тукталышлар ясалды. 2 миллион сумга якын акча балалар мәйданчыклары ясауга, урамдагы ут баганаларының лампочкаларын алыштыруга, ремонтлауга, өстәмә линияләр сузуга тотылды.

Агымдагы елның 6 мартында үткән референдум нәтиҗәләре буенча быел да халыктан үзкертем җыю һәм ул акчаларны җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерү турында карар кабул ителгән иде. Үзкертем суммасы быел балигъ булган һәркемнән 300 сум дип билгеләнде. Быел барлыгы 3 миллион 600 мең сум акча җыелырга тиеш. Бу сумманы 28 июньгә кадәр җыеп бетерү безнең бурыч булып тора. Чөнки шушы көнгә кадәр тупланган суммага хөкүмәттән субсидия инде июль, август айларында кайта башлый. Һәм бу үз чиратында быелга планлаштырылган эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә.

Җыелган сумманың 5 миллион сумына урамнарга тротуарлар җәю дәвам итәчәк. Шулай ук бистәдәге урам башларына, тыкрыкларга вак таш җәеләчәк. Ленин урамындагы ут баганаларын алыштыру, урамнарга эскәмияләр, чүп савытлары урнаштыру, чүп контейнерлары мәйданчыкларын төзекләндерү, яңа контейнерлар кайтарту кебек мәсьәләләр дә читтә калмаячак. Шулай ук күпкатлы йортларның ишегалларына брусчатка, асфальт җәю эшләре, балалар мәйданчыклары урнаштыру дәвам итәчәк, керү-чыгу юллары рәтләнәчәк, машиналар өчен тукталышлар ясалачак. Өлешчә подъезд ишекләрен, тәрәзәләрен, канализация торбаларын алыштыру, Тинчурин урамындагы канализация челтәрен (өлешчә), подвалларны тәртипкә китерү дә планда тора. Бу эшләр барысы да смета, ачык проектлар нигезендә, казначылык аша тикшерелеп башкарылачак. Шуңа күрә безнең акчалар кая китте икән, дип борчылырга урын юк.

Халык безнең белән аңлашып, үзкертем акчаларының мөһимлеген аңлап яшәсен иде. Чөнки үзвакытында түләнелмәгән салымнарны без суд аша кайтарырга мәҗбүрбез. Узган ел өчен түләмәгән берничә кешегә карата шушы көннәрдә район суды беренче карарларны чыгарачак. Халыктан тагын бер кат аңлап, 28 июньгә кадәр үзара салым акчаларын түләп бетерүне үтенәм. Шул очракта күңелебез дә тыныч булыр, яшәгән төбәгебез тагын да матурланыр.

Түләүләрне "Ак Барс банк"ы аша күчерү юлы белән башкарырга яисә Кукмара поселогы башкарма комитеты кассасына тапшырырга мөмкин. Адресыбыз: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 15 йорт, 1 кат, 2 нче кабинет. Телефоны: 2-65-00.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев