18 март 2017 яңалыклары
-
Татарстанда укучы бала югалу сәбәпле, җинаять эше ачылган
Татарстанда 13 яшьлек Илназ Шибаев югалган. Ул Буа районының Черки-Кощак авылындагы өеннән 15 мартта чыгып киткән һәм эзсез югалган. Әлеге малай турында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләргә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратуларын сорыйлар: (84374) 3-12-88, (84374) 3-13-00, (84374) 2-28-25, (84374) 3-28-15, 2912-942 (факс) - дежур часть. "Шәһри Казан"
-
Гүзәл Уразова тамашачыларның күңелен кайтарган?
Бүген татар эстрадасында җырчылар, кем әйтмешли, төрле тәмгә - кайсын телисең, шунысын тыңла. Самарага да Казан артистлары еш килеп, концертлар куеп торалар. Без инде тәмам иркәләнеп беттек: "Миңа бу башкаручы ошый, тегесе ошамый", - дип, концертларга сайланып кына йөрибез. Бәлки шуңа да соңгы вакытларда бу концертлар ярым буш залда үтәдер....
-
11 югары уку йортының лицензиясе гамәлдән чыгарылган
Роспотребнадзор 11 югары уку йорты эшчәнлеген туктатты,15 енең ел башыннан аккредитациясен алды, дип яза «Татар-информ» ТАССка сылтама белән, Сергей Кравцовның журналистларга хәбәр иткән сүзенә таянып. "2017 елда 11 югары уку йортының эшчәнлек хокукы бирә торган лицензиясе гамәлдән чыгарылды, 20 сенең дәүләт аккредитациясе туктатылды, тагын 15 югары уку йорты бөтенләй дәүләт...
-
“Бердәм исәп-хисап үзәге” ширкәте директорына Мактау грамотасы тапшырылды
Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм "Торак коммуналь хуҗалыгы "Бердәм исәп-хисап үзәге" җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең директоры Владислав Михайлов Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
-
Мартта бакчада нәрсә эшлисе? (кулланма)
Яз соң килсә, җәйнең беренче айлары җылырак була, бу үсемлекләр өчен дә әйбәт. Шунлыктан халык бик белеп әйтә: "Соңлап килгән яз алдамый!" Март башында бакчачылар нәрсә эшләргә тиеш? Бүген шул эшләрне барлап куйыйк. Су җыябыз Март аенда кар эри башлый. Бакча кишәрлегендә кар суын мөмкин кадәр күбрәк җыеп калырга тырышыгыз....
-
Район китапханәчеләре “Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем” дигән социологик сораштыру үткәрде
Район китапханәчеләре 6-7 сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" дигән социологик сораштыру үткәрде. Аның максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сорауларына җаваплар бирү белән чагылдырды. Сораштыруда барлыгы 337 укучы катнашты. Җаваплардан без...
-
"Ышаныч телефоны"на шалтырат
"Үлем белән кайда сату итүләре турында хәбәр ит!" акциясенең беренче ведомствоара этабы башланды. Әлеге чара 24 мартка кадәр дәвам итәчәк. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Акция кысаларында теләге булган һәркем район эчке эшләр бүлегенең "Ышаныч телефоны" - 2-70-80 номерына шалтыратып, наркотиклар...
-
Туембаш авылы егете Рәмзил Камалиев: “Тегүче булу теләгемне якыннарым да аңламады” (фото)
Тегүчелек эше кызларныкы инде ул дип әйтүчеләр күп. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Нинди генә танылган дизайнерны алмыйк, күбесе - ир-атлар. Менә мин дә шундый бер очракка туры килдем. Кукмара районының Туембаш авылы егете, дизайнер-тегүче һөнәре алырга укырга кердем дигәч, авыл халкы шаккаткан. Ә хәзер инде Рәмзил Камалиев WorldSkills...
-
“Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнүчеләр (исемлек)
Районның социаль икътисадый үсешенә керткән өлешләре, район мәнфәгатенә багышланган эш-гамәлләре өчен "Кукмара муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнделәр: Газинур Хәбибрахманов - "Урал" хуҗалыгы җитәкчесе; Нәфыйк Хөсәенов - Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе; Рәйсә Баһавиева - Хезмәт ветераны.
-
Җырчы Миләүшә Сафина: “Баласын дәваларга акча җыеп, машина алды дип сөйләүчеләр дә күп”
Матур, сихри тавышлы җырчы Миләүшә Сафинаны күпләрегез беләдер. Яшь әнинең олы сынауга дучар ителүеннән дә хәбәрдарбыз. Миләүшәнең тәүге нарасые - кызы Мәрьям Веста синдромыннан интегә. Аңа 6 яшь. Шулай булса да, кызчык әле һаман йөреп китә алмый. Тик шунысы шатландыра: акыл ягыннан көннән-көн үсеш күзәтелә. Миләүшә балага кайчан узуын да,...
-
Сезне сагынып яшим
Моннан алты ел чамасы элек табиб Әлфия Мамлиева сәламәтлекне ныгыту өчен "Зилант" спорткомплексына йөрергә тәкъдим итте. Анда без барыбыз бер тирә - 55-70 яшьлек пенсионерлар идек. Бу төркемне Римма Әхмәдиева оештырды. Тренерыбыз Наилә ярдәме белән төрле күнегүләр ясадык, бассейнда йөздек. Рашидә, фотоларга төшереп, безнең хатирәләрне яңартырга матур рәсемнәр калдырды. Миңа...
-
Олыяз мәктәбе “Вятка осталары” күргәзмә-конкурсында катнашты
Күрше Нократ Аланы шәһәрендә балаларның һәм укытучыларның декоратив-гамәли иҗатына багышланган "Вятка осталары" регионара күргәзмә-конкурсы үтте. Әлеге чарада Олыяз урта мәктәбе дә актив катнашып, Киров өлкәсе мәгариф министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә 11 сыйныф укучысы Алия Хәйруллина (җитәкчесе Айсылу Баһавиева) "Чигү эшләре" номинациясендә I Дәрәҗә дипломга ия булды.
-
Алдынгылар слетында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр менә кемнәр
Агросәнәгать системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: Рузания Галләмова, "Урал" хуҗалыгы, сыер савучысы; Екатерина Баширова, "Әсәнбаш-Агро" хуҗалыгы, сыер савучы; Нургали Тимергалиев, Вахитов исемендәге, комбайнчы; Расим Хәбибуллин, Кукмара ветеринария берләшмәсе, мал табибы.
-
Игътибар! Яңа акция: “Утыртсаң дүртне – алырсың ундүртне”
Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне Яз җитте, җәмәгать, бер-ике айдан бакча эшләренә керешербез. Уңган хуҗабикәләрнең инде помидор, борыч орлыклары тишелеп чыкты. Базларны ачып, орлыклык бәрәңгене дә бер кат күздән кичерер вакыт. Ел буе табыннарыбыздан төшмәгән, шуңа бик хаклы рәвештә "икенче икмәк" дип йөртелүче бәрәңгене игүгә өй янында бакчасы булган һәркем...