Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Экология елы

Район китапханәчеләре “Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем” дигән социологик сораштыру үткәрде

Район китапханәчеләре 6-7 сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" дигән социологик сораштыру үткәрде. Аның максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сорауларына җаваплар бирү белән чагылдырды. Сораштыруда барлыгы 337 укучы катнашты. Җаваплардан без...

Район китапханәчеләре 6-7 сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" дигән социологик сораштыру үткәрде. Аның максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сорауларына җаваплар бирү белән чагылдырды. Сораштыруда барлыгы 337 укучы катнашты. Җаваплардан без укучыларның табигать белән кызыксынуларын, бүгенге көндә аны пычратмас өчен күпкырлы эш алып баруларын, табигать белән бәйле китапларны кызыксынып укуларын аңладык.

"Сезнең өчен табигать нәрсә ул?" - дигән сорауга күпчелеге табигать тормышыбызның зур өлешен алып тора, аннан башка яшәп булмый дигән җавапны сайлаган. Кайбер укучыларны үзләре яшәгән җирлекнең экологик яктан начар булуы борчыса, икенчеләре кайбер җитешсезлекләрне санамаганда, тирә-юнебезнең табигате чиста дип саный. Шулай ук китап укучылар арасында язучылар Михаил Пришвин, Антон Чехов, Гомәр Бәширов, Гарәфи Хәсәновларның әсәрләрен яратып укулары, энциклопедияләр белән кызыксынулары ачык күренә. Табигать турындагы китапларны уку укучыларның белемен арттыра, алар кошлар, хайваннарның яшәеше турында кызыклы мәгълүмат туплый ала. "Китаплар укыганнан соң сез табигатькә сакчыл карый башладыгызмы?" - дигән сорауга кайбер укучыларның "юк" дигән җавапларын күрү безне борчуга салды. Шуңа күрә алдагы көннәрдә табигатькә сакчыл караш тәрбияләү мәсьәләсендә китапханәләрдә әңгәмәләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшү, әдәби кичәләр үтәчәк.

Экологиягә бәйле сорауларга җавапларны укучыларның телевидение, китап, газета-журналлар, интернеттан алулары билгеле. Моннан тыш, аларның кошларга җимлекләр ясап элүләре, агачлар утыртып, тирә-юньне яшелләндерүдә катнашулары икеләтә сөенечле.

Тулаем алганда, анкета нәтиҗәләреннән шуны күрергә була: укучылар табигатьнең пычрануына борчыла, аны саклап калу өчен файдалы эшләр башкарырга омтыла. Тик әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасы бүгенге көндә бар. Шуңа күрә бу хакта укучылар белән бергә уйлану, проблема юлларын хәл итү бик кирәк.

Илзия ХАРИСОВА, район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев