Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Сезне сагынып яшим

Моннан алты ел чамасы элек табиб Әлфия Мамлиева сәламәтлекне ныгыту өчен "Зилант" спорткомплексына йөрергә тәкъдим итте. Анда без барыбыз бер тирә - 55-70 яшьлек пенсионерлар идек. Бу төркемне Римма Әхмәдиева оештырды. Тренерыбыз Наилә ярдәме белән төрле күнегүләр ясадык, бассейнда йөздек. Рашидә, фотоларга төшереп, безнең хатирәләрне яңартырга матур рәсемнәр калдырды. Миңа...

Моннан алты ел чамасы элек табиб Әлфия Мамлиева сәламәтлекне ныгыту өчен "Зилант" спорткомплексына йөрергә тәкъдим итте. Анда без барыбыз бер тирә - 55-70 яшьлек пенсионерлар идек. Бу төркемне Римма Әхмәдиева оештырды. Тренерыбыз Наилә ярдәме белән төрле күнегүләр ясадык, бассейнда йөздек. Рашидә, фотоларга төшереп, безнең хатирәләрне яңартырга матур рәсемнәр калдырды.

Миңа быел яман чирдән операция кичерергә туры килде. Чирем бик җитди булу сәбәпле, "Зилант"ка башка бара алмадым. Анда бергә йөргән иптәшләрем гел хәлемне белеп тордылар, туган көнем белән дә өйгә килеп котладылар. Минем күңелемне күргән өчен, Аллаһы Тәгалә сезне дә олыласын, сәламәт булыгыз.

Сезне сагынып яшәүче Тәнзилә ЗАКИРОВА, Туеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев