Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туембаш авылы егете Рәмзил Камалиев: “Тегүче булу теләгемне якыннарым да аңламады” (фото)

Тегүчелек эше кызларныкы инде ул дип әйтүчеләр күп. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Нинди генә танылган дизайнерны алмыйк, күбесе - ир-атлар. Менә мин дә шундый бер очракка туры килдем. Кукмара районының Туембаш авылы егете, дизайнер-тегүче һөнәре алырга укырга кердем дигәч, авыл халкы шаккаткан. Ә хәзер инде Рәмзил Камалиев WorldSkills...

Тегүчелек эше кызларныкы инде ул дип әйтүчеләр күп. Ләкин мин моның белән килешеп бетмим. Нинди генә танылган дизайнерны алмыйк, күбесе - ир-атлар. Менә мин дә шундый бер очракка туры килдем. Кукмара районының Туембаш авылы егете, дизайнер-тегүче һөнәре алырга укырга кердем дигәч, авыл халкы шаккаткан. Ә хәзер инде Рәмзил Камалиев WorldSkills чемпионаты буенча Мәскәүдә үтәчәк ярымфиналда Татарстанны яклаячак. Казан технология һәм дизайн көллиятенең йөзләгән тегүче кызлары арасыннан бер Рәмзил?!

- Ничек килеп кердең соң бу өлкәгә, Рәмзил?

- Кечкенәдән үк сериаллар, чит ил фильмнарын караганда, фильм геройларының матур, зәвыклы киемнәренә игътибар итә башладым. Үземнең дә тегеп карарга теләк уянды. Җырлар тыңлап йөргәндә күңелемә мең төрле рәсемнәр килә иде. Шуларны тиз-тиз кәгазьгә төшерергә ашыктым. Сәләтем рәсемнән башланды да инде. Иҗатымны мәктәптә күрсәтергә яратмый идем. Шуңа да карамастан, дәрес вакытында иптәшем белән комикслар ясап, шигырьләр белән кызлар турында хикәяләр язарга ярата идек. Сыйныфта барлыгы 12 кеше укыдык. Барыбыз да 9 сыйныфтан соң төрле уку йортларына таралдык. Ә миңа көллияткә барырга аның мех факультетын тәмамлаган авылдашым киңәш иткән иде.

- Иҗат кешесен гаиләдә ничек кабул иттеләр?

- Яшем үскән саен дизайнерлык белән кызыксынуым үзен ныграк сиздерә башлады. Өйдәгеләр җитди кабул итмәделәр. Дуслар көлеп кенә карыйлар иде. Авыл кешесе, гомумән, балаларын берәр аграр көллияткә кертергә ашыга, шуның белән ялгыша да. Мин аграр өлкә белән балачактан ук кызыксынмый идем, ләкин мине дә шунда кертергә җыендылар. Дизайнер һөнәрен сайлау теләгем турында белгәч, гаиләдә шактый гына тавышлар булды. Әрләштек тә, елаштык та (көлеп әйтә). Аннан соң инде шундый фикергә килдек: әгәр мин көллияткә керә алсам - Казанда калам, ә инде үтмәсәм, кире Кукмараның аграр көллиятенә кайтам. Казанда документларны тапшырган идек, абый белән нәтиҗәләрне белергә килгәч, укырга керә алмаганымны әйттеләр. Кәеф төште, еладым. Мин кергән елны, аяк киеме тегү буенча яңа факультет ачканнар иде. Абый документларны шунда биреп карарга тәкъдим итте. Бәлки, киләчәктә үзеңне күрсәтсәң, тегү факультетына да керә алырсың, диде. Шулай итеп, мин аяк киеме тегү юнәлешендә укый башладым.

- WorldSkills бәйгесенә ничек эләктең?

- Кайсы төшем ким соң әле минем, дип уйладым да, янә үз хыялыма кайттым. Дәресләрдән соң калып, мөстәкыйль рәвештә, акрын гына тегәргә өйрәнә башладым. Тегүнең нигезләрен 4 курс кызлары өйрәтте. Аннары инде үзлектән өйрәндем. Интернетта төрле-төрле видеолар карадым. Авыр булмады дип әйтмим, бик тә авыр булды. Җәйге каникулларда жилет белән чалбар тегеп, сентябрьдә киеп килдем. Укытучылар шаккатты инде. Шуннан соң көллият эчендә тегүчеләр арасында бәйге булды. Җиңеп чыккач, "Волга" лагеренда көллиятнең данын яклап чыктым. Конкурслар бары тик киләчәккә дәрт кенә уятты. Үз-үземә ышана башладым.

- Һөнәрләр арасында бәйге кирәк дип саныйсыңмы?

- Бәйгеләр турында әйткәндә, һәр ярыш, ул нинди генә булмасын, кешене мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Мәсәлән, безне WorldSkills ярышына әзерләгәндә, тегү машинасы ватылса, кайчың югалып, җепләрең чуалса, иң мөһиме - югалып калмаска кирәк дип өйрәттеләр. Бу - безнең киләчәк тормышка бик файдалы дәрес бит. Авырлыкларны җиңү өчен үзебезгә менә дигән тәҗрибә туплыйбыз.

- Дизайн, мода дип сөйләшәбез… Үзең нинди дизайнерларның эшен күзәтәсең?

- Үзем хыялый кеше булгач, хыялыйрак образлар карыйм, күзалларга тырышам. Шәхсән миңа Александр МакКуин коллекцияләре ошый. Күбесенчә, үземә якын кешеләрне эзләргә тырышам. Башкаларның трендларын карап, шуңа охшатып нәрсәдер ясарга тырышмыйм. Мин җырлар тыңлыйм, фильмнар карыйм, кешеләр илһамландыра. Җырлар тыңлаганда күз алдыма шул музыкага охшатып киенгән, подиумнан тиз-тиз атлап баручы модельләр килә. Татар модасына килгәндә, Рөстәм Исхаков белән Солтан Сәлиев коллекцияләрен ошатып карыйм. Ләкин менә безнең эстрада җырчылары киемнәрен кайда гына тектерәләрдер? Күбесе бик зәвыксыз киенә.

- Кием дигәндә, үзеңә нинди стиль ошый?

- Кәефкә карап киенәм. Классика ошый, ләкин көн дә алай киенеп булмый. Үземә уңайлыны эзлим. Кара, ак, караңгы зәңгәр, кызгылтрак төсләр ошый. Иркенрәк футболка, трико кебек чалбарлар кияргә яратам. Кибеткә кием сайларга барганда берничә образны күзаллыйм, шунда ук тиз арада алам да. Кешеләргә дә булышам. Дуслар киңәш сорап керәләр. Тулай торакта иптәшләр, хәтта аларның дусларына кадәр чалбар, итәк кыскартырга, монысының кесәсен, тегесенең капюшонын алып ат дип килүчеләр шактый. Бигрәк тә менә бу ярышлардан соң. Хәзер бөтен вакытымны конкурска багышлыйм, мондый эшләрне әлегә туктаттым.

- Көллияттән соң планнар нинди?

- Минемчә, һәр дизайнерның үз киштәсен булдырасы киләдер. Хыялым - мода йортын ачу. Әлбәттә, үземнең коллекцияләр белән. Хәзерге вакытта инглиз телен үзләштерәсем килә.

Лилия ТУКТАРОВА, язма "Идел" журналы сайтыннан алынды

Рэмзил ин беренче

Рэмзил

Рэмзил1

Рэмзил2

Рэмзил3

Рэмзил4

Рэмзил44

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев