18 март 2016 яңалыклары
-
Ялларга һава торышы: 18 градуска кадәр салкынайта
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 мартта, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Республикада кар явуы көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар ява. Аерым районнарда буран чыгып, күз күременең 500-1000 метрга кадәр кимү ихтималы да бар. Җилнең тизлеге көчәйгән вакытта секундына 15-17...
-
Суд нарасыен салкында ташлап калдырган ананы амнистияләде
23 яшьлек Рихсинисо Эргашева Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан амнистиягә эләккән. Ул Казанда яңа туган нарасыен сумкага салып, салкында калдырып киткән өчен хөкем ителгән иде. Узган елның 21 февралендә ул йөклелекнең 8 ае булганда кыз бала таба. Бала табарга аңа әнисе булыша. Шуннан хастаханәгә китә, баласын сумкага салып, сәламәтлек саклау...
-
Кукмара музеенда “Карама яшенә, кара эшенә” дигән утырма эшли (+Фотолар)
Кул эше остазларын барлау һәм туплау максаты белән Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда "Карама яшенә, кара эшенә" дип исемләнгән утырма үз эшен башлап җибәрде. Беренче очрашуда мөслимәләрне һәм башка катнашучыларны борчыган сораулар һәм алга таба эшләнәсе эшләргә планнар төзелде. Һәр айның ахыргы дүшәмбесендә Кукмара туган төбәкне өйрәнү музеенда сәгать 10.00-12.00...
-
Зур Сәрдектә яшәүче Әхәт Вәлиев бүген туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтә (+Фото)
Юбилярны район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттаховлар тәбрикләде һәм Россия Президентының котлау открыткасын, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын, шулай ук истәлек бүләге тапшырды. Чыгышы белән Әхәт абый Кайбыч якларыннан булса да, бүгенге көндә исә тормыш иптәше Асия апа белән Зур Сәрдектә...
-
Алданмагыз
Кисәк кенә зур күләмле акча кирәк булды да, Кукмарадагы сәгате-минуты эчендә акча бирә торган кредит оешмасына мөрәҗәгать иттем. Өстәвенә пенсионерлар өчен ташламалар бар дигән пункты да үзенә җәлеп итте. Проценты шуның кадәр зурдыр, дип уйламаган да идем, олы кеше булгач, аңлап та бетермәгәнмендер инде. Кыскасы, мин хәзер әҗәткә баттым. Пенсиямнең...
-
Район Мәдәният йортында узган алдынгылар слетыннан фоторепортаж
-
Төркәш авылында 75 яшьлек бабайның мәете табылган
"Бүген, төнге сәгать бердә, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә участок инспекторыннан Төркәш авылындагы йортларның берсендә 1941 елгы ир-атның мәете табылу хакында хәбәр керде. Бабайның тәнендә ике урында пычак ярасы эзләре бар. Урыннан пычак алынды. Шикләнүче кеше ачыкланды. Хәзерге вакытта тикшерү, фаҗиганең сәбәпләрен ачыклау өстендә эш алып барыла", - дип...
-
“Авыл яшьләре” программасы яшьләрне авылга чакыра
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында һәрвакыт кеше капиталына таянырга кирәклеген ассызыклый. Яшьләр - безнең киләчәгебез. Шуңа да, Татарстанда "2014-2020 елларга авыл яшьләре" дигән ярдәмчел программа тормышка ашырыла. Ул "2014-2020 елларга Татарстан Республикасында яшьләр сәясәте, физик культура һәм спортны үстерү" дәүләт программасы кысаларында эшли. Исеменнән үк аңлашылганча, әлеге ярдәмчел программа...
-
Кукмарада “Игътибар – балалар” акциясе бара
Балалар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, аларның юл йөрү кагыйдәләрен белү күнекмәләрен тагын да камилләштерү максатында 17 марттан республикада "Игътибар - балалар!" кисәтү акциясе башланды. Әлеге чорда ЮХИДИ инспекторлары яшь җәяүлеләргә карата игътибарны тагын да арттырачаклар, рейдлар да оештырылачак. Автомобиленә махсус балалар утыргычы урнаштырмыйча хәрәкәт иткән, балага иминлек каешы...
-
Нәсел җепләре дәвам итә
Балаларым Кукмара беренче гимназиясендә белем алу сәбәпле, миңа анда еш булырга туры килә. Мәктәпкә килгәч, мин стеналарга эленгән фотосурәтләрне карарга яратам. Күптән укып чыккан укучылар, белем биргән укытучылар, ничектер, яшьлек елларын искә төшерә сыман. Ә бу килүемдә, җаны-тәне белән балаларга белем бирергә омтылган, авыр сугыш елларында хезмәт куйган укытучы, мәктәп...
-
Юлларда сак бул, җәяүле!
Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Узган ел районда җәяүлеләр катнашында тугыз бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелгән, сигезе төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе - бала. -Быел район территориясендә җәяүле белән бәйле ике һәлакәт булды, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге...