Юлларда сак бул, җәяүле!
937
0
Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Узган ел районда җәяүлеләр катнашында тугыз бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелгән, сигезе төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе - бала. -Быел район территориясендә җәяүле белән бәйле ике һәлакәт булды, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге...
Юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыга. Узган ел районда җәяүлеләр катнашында тугыз бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Нәтиҗәдә бер кешенең гомере өзелгән, сигезе төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең берсе - бала.
-Быел район территориясендә җәяүле белән бәйле ике һәлакәт булды, - ди ЮХИДИнең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин. - 12 мартта, кичке сәгать уннар тирәсендә, Зур Кукмара авылының "Айгөл" кибете янында 27 яшьлек ир-егетне җиңел автомобиль бәрдереп китә, җәяүле җиңелчә җәрәхәтләр ала. Исерек хәлдәге җәяүле, транспорт туктатам дип, юл уртасына чыккан була. Автомобиль шоферы фаҗига урыныннан кача. Хәзерге вакытта оператив тикшерү, эзләү эшләре алып барыла. Әлеге фаҗиганең килеп чыгуында төп сәбәпче исерткеч эчемлекләр кулланган ир кеше булса да, һәлакәт урынында туктап та тормыйча, аннан китеп баручы шоферның гамәлен һич кенә дә акларлык түгел. Табылу белән ул үз җәзасын алачак. Бәлки, район халкы арасында әлеге хәлнең шаһите булучылар бардыр. Алар да безгә ярдәм күрсәтсеннәр иде.
Кеше бәрдергәннән соң да аны ни йөрәге белән юл уртасында калдырып китте икән әлеге шофер? Исерекме, аекмы... нинди хәлдә генә булса да, ул - кемнеңдер газиз кешесе. Кайчан минем эзгә төшәрләр икән, дип куркып яшәүне күз алдына да китерү авыр. Аннары вөҗдан газабы да бар бит әле...
Транспорт йөртүчеләрнең күбесе юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүче җәяүлеләрдән зарлана. Андыйлар, чыннан да, күп шул хәзер. Юлның тиеш булмаган урыныннан чыгарга теләгәндә һәлакәткә юлыккан җәяүлеләр турында һәрдаим ишетеп торсак та, һаман үзебезчә эшлибез. Тротуардан түгел, ә менә автомобиль юлыннан хәрәкәт итүне кулайрак күрәбез. Тик өлгерәм, дип ашкынуларның, юл иркен, машиналар мине бәрдермәс әле, дигән ялгыш уйларның азагы һәрчак диярлек аяныч тәмамлана. Шоферлар да җәяүлеләргә карата игътибарлырак булсыннар, тиешле тизлекне сакласыннар, "зебра"лар аша чыгучыларны туктап үткәрсеннәр иде.
-Юл аша чыкканда өс киемнең капюшонын салырга, кулчатырны да җыярга кирәк. Шулай ук колакка наушниклар кию, кәрәзле телефоннардан сөйләшү дә куркыныч, - ди инспектор Ранил Гыйниятуллин. - Узган елның 1 июленнән Юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр керде. Яңа кагыйдәләр буенча, тәүлекнең караңгы вакытында торак пункттан читтә юл аша чыккан яки юл кырыеннан барганда җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар булу шарт. Әлеге таләпләрне үтәмәүчеләргә кисәтү ясала яисә, беркетмә төзелеп, алар 500 сум штрафка тартыла. Транспорт йөртүче караңгыда хәрәкәт иткәндә җәяүлене якынча 25 метр ераклыктан күрә ала, ә инде ул яктылыкны кире кайтара торган элементлары булган кием кисә, бу ара 150 метрга кадәр җитә. Мондый элементларны өс һәм аяк киемнәре, башлык, шулай ук коляска, велосипед, самокат, ролик, чаналарга да куярга була. Алар значок, беләзек, наклейка, брелок, тасма, фликер, термоаппликацияләр рәвешендә булырга мөмкин. Бу элементлар булса, без җәяүлеләр катнашында килеп чыгучы юл фаҗигаләрен дә күпкә киметер идек.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев