Нәсел җепләре дәвам итә
Балаларым Кукмара беренче гимназиясендә белем алу сәбәпле, миңа анда еш булырга туры килә. Мәктәпкә килгәч, мин стеналарга эленгән фотосурәтләрне карарга яратам. Күптән укып чыккан укучылар, белем биргән укытучылар, ничектер, яшьлек елларын искә төшерә сыман. Ә бу килүемдә, җаны-тәне белән балаларга белем бирергә омтылган, авыр сугыш елларында хезмәт куйган укытучы, мәктәп...
Балаларым Кукмара беренче гимназиясендә белем алу сәбәпле, миңа анда еш булырга туры килә. Мәктәпкә килгәч, мин стеналарга эленгән фотосурәтләрне карарга яратам. Күптән укып чыккан укучылар, белем биргән укытучылар, ничектер, яшьлек елларын искә төшерә сыман. Ә бу килүемдә, җаны-тәне белән балаларга белем бирергә омтылган, авыр сугыш елларында хезмәт куйган укытучы, мәктәп директоры булган җизнәм, мәрхүм Хәким Хәйруллинга февраль аенда 100 яшь тулуын белеп кайттым.
Күпме гомер үткән, күпме сулар аккан... Җизнәмнең тормыш юлы белән бергә үземнең әни ягыннан нәсел җепләрен дә барладым.
Түбән Казаклар авылында, чишмә буенда Әхмәтҗан бабай белән Гөлбану әби гаиләсе яшәгән. Аларның 17 балалары була. Балаларның күбесе авылда төпләнеп кала. Ләкин сугыш күбесенең гомерен алып китә. Бу нәсел җепләре бүгенге көнгә кадәр бик күп педагоглар алып килә: Әхмәтҗан бабайның беренче оныгы Нәкыйп абый Садыйков 1903-1951 елларда яшәгән. Авылның беренче укытучысы. Малмыжга барып укып, 27 ел буе балаларга белем биргән. Энесе Фаиз абый Садыйковны Лубян бистәсендә укытучы булып эшләгәндә 1941 елда сугышка алалар, шуннан әйләнеп кайтмый.
Мәликә апа Әхмәтҗанова башта Янил, Мәчкәрә мәктәпләрендә башлангыч белем бирә. Җизнәбез Хәким абый белән 1942 елдан Кукмара беренче мәктәбенә эшкә билгеләнәләр. Башта география укытучысы, аннары мәктәп директоры булып эшләп пенсиягә чыгалар. Сугыштан соңгы елларда авыр тормышлы балалар белән эшләргә туры килә аларга. Әминә апа Әхмәтҗанова башлангыч белемне туганы Нәкыйп абыйдан алганнан соң, урта белемне Кукмара беренче мәктәбендә җизнәсе Хәким һәм Мәликә апа тәрбиясендә ала. Казан педагогик институтын тәмамлап, Кукмара беренче мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә кайта һәм 33 ел тырышып хезмәт итә.
Энҗе апабыз Алабугада физика-математика бүлегендә укыган. Олыяз, Туембаш мәктәпләрендә белем биргән. Бүгенге көндә Тольятти шәһәрендә яши.
Әхмәтҗан бабайның оныкчыгы Миләүшә Хәйдәр кызы гомере буе Кукмара, Манзарас мәктәпләрендә математика фәнен укыта, бүгенге көндә лаеклы ялда.
Азат Габделәхәт улы Зур Сәрдек мәктәбендә, Байлангар мәктәбендә белем бирә. Олыяз урта мәктәбендә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли, хәзерге вакытта физика-математика укыта. 32 ел хезмәт стажы бар.
Бүгенге көндә дә нәсел җебе дәвам итә. Гүзәлия Әхмәтҗанова Казан федераль университетын Кызыл диплом белән тәмамлап, бүгенге көндә магистратурада укый, Казан шәһәренең 13нче мәктәбендә башлангыч белем бирә.
Минем балаларым Алинә, Инсаф Бәдретдиновлар да бик тырышып КФУда белем алалар. Хезмәтләре өчен бик күп хөкүмәт бүләкләре белән бүләкләнгән кадерле туганнарымның дәвамчылары булырлар дип өметләнеп калам.
Сәлимә БӘДРЕТДИНОВА (ӘХМӘТҖАНОВА), Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев