Алданмагыз
Кисәк кенә зур күләмле акча кирәк булды да, Кукмарадагы сәгате-минуты эчендә акча бирә торган кредит оешмасына мөрәҗәгать иттем. Өстәвенә пенсионерлар өчен ташламалар бар дигән пункты да үзенә җәлеп итте. Проценты шуның кадәр зурдыр, дип уйламаган да идем, олы кеше булгач, аңлап та бетермәгәнмендер инде. Кыскасы, мин хәзер әҗәткә баттым. Пенсиямнең...
Кисәк кенә зур күләмле акча кирәк булды да, Кукмарадагы сәгате-минуты эчендә акча бирә торган кредит оешмасына мөрәҗәгать иттем. Өстәвенә пенсионерлар өчен ташламалар бар дигән пункты да үзенә җәлеп итте. Проценты шуның кадәр зурдыр, дип уйламаган да идем, олы кеше булгач, аңлап та бетермәгәнмендер инде. Кыскасы, мин хәзер әҗәткә баттым. Пенсиямнең күп өлеше кредит түләргә китеп бара. Тормышымның очын-очка көчкә ялгап барам. Минем кебек матур сүзләргә кызыгып, башкалар да алдана күрмәсеннәр иде, дип әйтүем.
Пенсионер карт
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев