17 июль 2016 яңалыклары
-
“Права”ны тагын кайда алмаштырып булачак?
Тиздән республикада машина йөртү таныклыкларын ЮХИДИ бүлекләрендә генә түгел, күпфункцияле үзәкләрдә дә алмаштырып булачак. 1 ноябрьдән Россия халкы машина йөртү таныклыгының куллану вакыты чыкан яки югалткан очракта аны күпфункцияле үзәкләрдә алмаштыра алачак. Хәзергә дәүләт хезмәтләренең әлеге төре гражданнарга ЮХИДИ бүлекләрендә генә тәкъдим ителә. Күпфункцияле үзәкләрдә "права" алыштыру мөмкинлеге пәйда булуы...
-
Җәйге давыл Татарстан авылларын утсыз калдырды
Бүген Татарстанда яшенле яңгыр явып узды, кайбер төбәкләрдә җил көчәйде. Табигатьнең көйсезләнеп алуы аркасында дүрт төбәк - Югары Ослан, Лаеш, Түбән Кама һәм Саба районы авыллары утсыз калды. Утсыз калган авыллар саны - 24, аларда 24 меңләп кеше яши. 19 социаль мөһим объектның утсыз калуы да җиткерелә. Килеп туган хәлне...
-
"Ак калфак"лылар Кара Елгада бәйрәм оештырды (фото)
Зур Сәрдек авыл җирлегенең "Ак калфак" оешмасы 24 йортлы Кара Елга авылында "Кече авыл көне"н уздырды. Бәйрәмдә "Сердәш" фольклор төркеме, җирлекнең һәвәскәр артистлары, килгән кунаклар чыгыш ясады, дип хәбәр итә vk.com/kukmortatarstan
-
Ялган турфирмалардан сакланыгыз (КИҢӘШЛӘР)
Җәйге сезонда бер көнлек турфирмалар барлыкка килә. Клиентлардан акча алып югалалар, ә ял итәргә барырга җыенучылар, диңгез ярында ятасы урынга, суд юлында йөриләр. «Турпомощь» ассоциациясендә генә дә атнасына шундый өч-биш гариза кабул ителә. Алдакчылар кармагына эләкмәс өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотыгыз. Иң элек тур алырга җыенган турфирманың репутациясен өйрәнегез. Интернеттан...
-
Ташлы-Елга авылы кызы Гөлназ Сәлламовага райондашларыбызның ярдәме кирәк
Исәнмесез, "Хезмәт даны" газетасы укучылары! Мин сезгә үземнең сәламәтлегем өчен көрәшү теләгемне тормышка ашыруда ярдәм итүегезне үтенеп мөрәҗәгать итәм. Үзеңнең эчке, шәхси борчуларыңны таныш булмаган кешеләр белән уртаклашу һәрчакта да җиңел булмый. Әмма кайчак тормышта килеп чыккан хәлләр ярдәм сорарга мәҗбүр итә. Бу юлларны укыган һәркем мине дөрес аңлар, дигән...
-
Район газетасына алдан язылу дәвам итә
Хөрмәтле райондашлар! 2017 елның беренче яртыеллыгы "Хезмәт даны" һәм "Трудовая слава" газеталарына алдан язылу бара. Бу чорда 31 августка кадәр газеталарга арзанрак бәягә - 564 сум 78 тиеннән, ә оешмалар 650 сум 70 тиеннән язылырга мөмкин.
-
Пенсия фонды хәбәре
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Җөри авылындагы Питрау 60 меңләп кунак җыйды! (ФОТО)
16 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылындагы Тырлау аланында керәшен халкының бакча, печән эше төгәлләнгән, ә урып-җыю әле башланмаган чорда үткәрелә торган милли бәйрәме - Питрау узды. 17нче ел рәттән мондый дәрәҗәдә оештырылган чарада быел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Кунакларны республикадан һәм читтән килгән керәшеннәр милли җырлары,...
-
Альберт Шәнгәрәев – тыйнак, максатчан, эшчән егет
Хәзерге вакытта күпчелек кешеләр спортны баюга туры юл дип саныйлар. Спортчылар исә аны хобби яки шөгыль буларак кына түгел, ә тормыш мәгънәсе буларак та күрәләр, зур уңышларга ирешәләр, тукталып калмыйлар. Шундый спортчыларның берсе - Кукмара күппрофильле лицей укытучысы Альберт Шәнгәрәев. Альберт - тыйнак, максатчан, эшчән егет. Аның өчен спорт -...