17 май 2017 яңалыклары
-
Якташыбыз Ренат Ибраһимов җырына нигезләнеп, мультфильм төшерелә
Пластилин мультфильмда гаилә кыйммәтләренә дан җырлана. (Казан, 17 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте. FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе, Ренат Ибраһимовның моннан...
-
Кукмара музеенда “Бүләк итү” айлыгына нәтиҗә ясалды (фото)
15 апрельдән 15 майга кадәр Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Бүләк итү" айлыгы узды. Бүген әлеге акциягә нәтиҗә ясалды, анда катнашучыларга диплом һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Музейга 166 экспонат бүләк ителде. Ләбүдә апа Талыйпова - 52 экспонат алып килде. Н.Хәйруллинаның җиз герләре үзенчәлекле экспонат дип танылды. Музей җитәкчесе Ләбүдә Дәүләтшина акциягә...
-
Кукмараның кыр батырлары менә кемнәр (исемлек)
1 - 7 май Чәчүдә, уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруда, бәрәңге утыртуда катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Нургали Гыйльметдинов (ДТ-75) - 13,39. "Урал" хуҗалыгыннан Ринат Фәләхов (ДТ-75) - 13,07. "Игенче плюс" җәмгыятеннән Рамил Хәйруллин (МТЗ-1221) - 12,03. Чәчүлек җирләрен әзерләүдә катнашучы алдынгы тракторчы-машинистлар (норма/смена): "Урал" хуҗалыгыннан Илдус Хәбибуллин (ДТ-75)...
-
Кукмаралылар судомодельләр ясау буенча республика бәйгесеннән җиңү белән кайтты (фото)
Тәтештә "Без бергә!" балалар техник иҗатын үстерү һәм ярдәм итү буенча муниципаль берәмлекләр арасында республика фестивале узды. Чарада район Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче укучылар да катнашты. Гади судомодельләр ясау буенча үткән шәхси ярышларда Сергей Юртеев - "Тизлеккә" номинациясендә, Раил Бикмөхәммәтов "Төгәллеккә" номинациясендә - беренче, Тимур Вояшев икенче урыннарны алдылар....
-
Фирдүс Тямаев: «Кибеткә чыкканда 80-100 меңләп акча туздырам»
- Бик каты авырып алдым, үләм дип торам. Май бәйрәмнәрендә кеше ял иткәндә, мин температура белән башымны да күтәрә алмый яттым. Кыш буе витаминнар эчеп, сакланып кына йөргән идем, ахырда барыбер вирус аяктан екты. Хәзер хәлләндем инде. Май ахырында Дубайга барып кайтырга иде. - Анда шоппингларга чыгарга җыенасыңмы? - Юк,...
-
Лубян көллияте студентлары Краснодарда “Яшь һөнәрчеләр” чемпионатының финалында катнаша (фото)
Лубян урман-техник көллиятенең 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина Краснодарда "Яшь һөнәрчеләр" V Милли чемпионатының финалында катнаша. Алар "Ландшафт дизайны" компетентлыгында үз осталыкларын сыный. 15 майдан 19 майга кадәр Милли чемпионатның кунаклары һәм анда катнашучылар югары квалификацияле кадрлар әзерләү практикасы белән таныша, түгәрәк өстәл, мастер-класс, сессия һәм презентацияләрдә...
-
Ярдәмнән файдалан, үз көчеңә таян
Кайсы гына җирлеккә барма, авылда эш юк, дигән сүзләрне ишетәсең. Ныклабрак уйлап карасаң, чыннан да шулаймы соң бу? Берничә генә сутый җирендә дә бик күптөрле яшелчә, җиләк-җимеш үстереп сатып, шактый гына табыш алучыларны, фермер хуҗалыклары оештырып җибәрүчеләрне дә беләбез. Берсе кош-корт, икенчесе мал-туар асрый, өченчесе умартачылык белән шөгыльләнә. Шулай ук...
-
Олыяз авылы китапханәсенә быел 130 яңа китап кайткан (фото)
Район, авыл китапханәләренә бик күп яңа китаплар кайта. 2017 елда гына Олыяз авылы китапханәсенә 130 яңа китап кайтты. Шулар арасында балалар китаплары да бик куп. Китаплар белән беренчеләрдән булып Олыяз авылы балалар бакчасына йөрүчеләр таныша. Балалар үзләренә ошаган китапны сайлап алалар да, аннары тәрбиячеләре Ләйсән Салихҗан кызы балаларны китаптагы һәрбер...
-
Өркеш авылының "Нур" мәчетендә зур конференция узды (фото)
Өркеш авылының "Нур" мәчетендә "Аллаһ ризалыгы өчен хезмәт итү" дигән темага конференция үтте. Әлеге мәчетне төзүдә Фәния һәм Рәшит Җәләлиевләрнең башлап йөрүләре һәм бу изге эшкә үзләреннән зур өлеш кертүләре мәгълүм. Фәния ханым күп еллар инде бабасы нигезендә булдырган "Фәниябикә" мәдрәсәсен дә җитәкли. Конференцияне дә ул оештырган.
-
"Маяк" - "Штиль" маркасының рәсми дилеры (фото)
Беркөнне танышыбыз Кукмараның "Маяк" кибетеннән пычкы алып кайткан да, шуны мактапмы-мактый: "Штиль" маркасы астында җитештерелгән бит ул, шуның өчен сыйфаты да менә дигән, файдалану өчен уңайлы һәм бәясе дә кулай. Үзегез барып күрегез әле, анда ниләр генә юк!" Хәзер андый эш кораллары ике кибетнең берсендә сатылганлыктан, сүзләренә алай зур игътибар...
-
Кукмарада фаҗига: мопедчы тән җәрәхәтләре алган
15 майда, кичке сәгать сигезләр тирәсендә районыбыздагы авылларның берсендә юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 17 яшьлек егет юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәмәве нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм, юлның каршы як полосасына чыгып, юл читенә каплана. Нәтиҗәдә мопедчы төрле тән җәрәхәтләре белән...
-
Кукмараның башлангыч сыйныф укучылары спектакль карады (фото)
"Клаксон" театр төркеме Кукмараның Манзарас урта мәктәбендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган "Алтын балык" дигән спектакль куйды. Спектакльне башлангыч сыйныф укучылары карады. Тамаша башланыр алдыннан балалар белән ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин аралашты, ул юлларда сак һәм игътибарлы булырга кирәклеген аңлатты. Спектакль бер сулыштан каралды, ул балаларга бик ошады, дип хәбәр иттеләр...