16 июнь 2017 яңалыклары
-
Әлфия Авзалованың соңгы минутлары
Татарның легендар җырчысы Әлфия Авзалова кызы Зөлфиягә вафатыннан соң үзе белән ничек хушлашырга икәнен сөйләп калдырган. Зөлфия ханым "Интертат" электрон газетасы хәбәрчесе белән әңгәмәдә шул хакта әйтте. - Әни: "Мин үлсәм, мине матур итеп күмегез. Мин сәхнәдә булырга тиешмен", - дия иде, - дип сөйләде Зөлфия "Интертат"ка. - Ул якташы,...
-
Бүген Кукмарада “Тоннель” операциясе вакытында 11 тәртип бозучы җаваплылыкка тартылды (фото)
Бүген 14.00-16.00 сәгатьләрдә Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче чакырымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" профилактик чара үткәрделәр.
-
Районда бер көндә ике янгын булган (фото)
Янгын сүндерү хезмәткәрләренең ярдәме белән дүрт кешене коткаралар 15 июнь көнне 11 сәгать 15 минутта Саба отрядының патруль-пост хезмәтенә Лубян авылы янында Нократ елгасы буенда куе төтен күтәрелгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Бу турыда Кукмара янгын-коткару частенә җиткерәләр. Янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, кулланылмый торган баржа янган була. Шул ук...
-
Казанны су «басты» (фото, видео)
Казанда узган төндә һәм иртән көчле яңгырлар яуды. Ибраһимов, Восстания, Волгоград урамнарында аеруча хәл кискенләшкәнлеген социаль челтәрләрдә пәйда булган фото һәм видеолар дәлилли. Шуны искәртеп үтик: бүген Татарстанда тагын да көчле яңгырлар көтелә. Шәһри Казан
-
Синоптиклар Татарстанда көчле җил һәм боз яву ихтималы турында кисәтә
Һава торышының бозылу ихтималы көндезге сәгатьләрдә булырга мөмкин
-
Сәламәтлек саклау министрлыгы Алабугадан бер яшьлек бала үлеме буенча тикшерү үткәрә
Ир бала аңына килә алмыйча Республика балалар клиник хастаханәсендә вафат булган.
-
Кыргызстан делегациясе Кукмара төбәгендә булып китте (фото)
Әлеге сәфәрдән кунаклар бик канагать калдылар, ә истәлеккә Кыргызстан бүләген - сарык йоныннын эшләнгән киез намазлык калдырып киттеләр
-
Шимбә саен - Җиңү Паркы каршындагы мәйданда, ә ял көнне Атлас Булатов исемендәге паркта бәйрәмнәр үткәрелә
Чыгышлар кичке сәгать 7 дә башланып, дискотека белән тәмамлана
-
Район эчке эшләр бүлеге “Спорт наркотикларга каршы” дигән конкурс үткәрә
Конкурска мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләрнең рәсемнәре катнаша
-
Иртәгә “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры башлана
17 июньдә Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Мөхәммәтшин кубогы"на традицион футбол турниры башланып китә. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз. Турнирның расписаниесе: Зур Кукмара - Зур Кукмара-2 (15.00 сәгатьтә) Ст.Разин - Вахитка (16.00) Гарант - Нур Баян (17.00) Аш-Буҗи - КВВК (18.00) Квартал - Олыяз (19.00)