Бүген Кукмарада “Тоннель” операциясе вакытында 11 тәртип бозучы җаваплылыкка тартылды (фото)
Бүген 14.00-16.00 сәгатьләрдә Кукмара-Нократ Аланы юлының икенче чакырымында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Тоннель" профилактик чара үткәрделәр.
Операция вакытында юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 11 очрагы ачыкланды. Бер автомобиль йөртүченең транспортының тәрәзәсе тиешле дәрәжәдә яктылык үткәрмәве, 4сенең иминлек каешын эләктермәве, тагын берсенең баланы махсус креслога утырмаган булуы билгеле булды. Моннан тыш, 3 автомобиль йөртүченең регистрацион билгеләре начар күренгән, тагын җәяүлеләр юлында җәяүлегә юл бирмәүче 2 тимер ат хуҗасына штраф салдылар.
Мондый профилактик чаралар даими үткәрелеп торачак. ГИБДД юлда йөрүчеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген кабат искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев