Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Районда бер көндә ике янгын булган (фото)

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең ярдәме белән дүрт кешене коткаралар 15 июнь көнне 11 сәгать 15 минутта Саба отрядының патруль-пост хезмәтенә Лубян авылы янында Нократ елгасы буенда куе төтен күтәрелгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Бу турыда Кукмара янгын-коткару частенә җиткерәләр. Янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, кулланылмый торган баржа янган була. Шул ук...

Янгын сүндерү хезмәткәрләренең ярдәме белән дүрт кешене коткаралар

15 июнь көнне 11 сәгать 15 минутта Саба отрядының патруль-пост хезмәтенә Лубян авылы янында Нократ елгасы буенда куе төтен күтәрелгәнлеге турында хәбәр килеп ирешә. Бу турыда Кукмара янгын-коткару частенә җиткерәләр. Янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматларга караганда, кулланылмый торган баржа янган була.

Шул ук көнне 14 сәгать 33 минутта янгын-коткару частена Нур Баян урамындагы күпкатлы йортларның берсендә фатир ишегеннән, тәрәзә ярыкларыннан куе төтен чыгуы турында хәбәр итәләр.

Янгын сүндерү хезмәткәрләрен әлеге йортта яшәүчеләр каршы алып, фатирда беркем дә юк икәнлеген җиткерәләр. Шулай ук өстәге өченче катның балкон тәрәзәсеннән дә кешеләр ярдәм сорыйлар, чөнки төтен анда да кергән була. Янгын сүндерү хезмәткәрләренең ярдәме белән дүрт кешене коткаралар.

Янгын нәтиҗәсендә суыткыч янып бетә, аш бүлмәсенә зыян килә.

Хәзерге вакытта ике очрак буенча да тикшерү эшләре бара.

Фотолар янгын-коткару частеның архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев