15 ноябрь 2024 яңалыклары
-
Кукмара районының Күкшел һәм Кече Чурада авылларында юллар ачылды
Әлеге юлларда эш «Татарстан Республикасында автомобиль юлларын төзү һәм капиталь ремонтлау программасы» кысаларында тормышка ашырылды.
-
Район Мәдәният йортында Кукмара муниципаль район Советының дүртенче чакырылыш утыз өченче утырышы үтте
Утырышта район Советы депутатлары, оешма һәм предприятие, мәгариф учреждениеләренең җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Аны район башлыгы Сергей Димитриев алып барды.
-
Кукмара районының Нырья авылында капиталь төзекләндерелгән фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Объектка «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында яңа сулыш өрелгән.
-
Лубян урман-техник көллияте студентлары республиканың алдынгы экоактивистлары исемлегенә керде
Студентлар Татарстан Республикасының «Чиста булачак» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
-
Гражданнарның салым түләү чоры бара
Квитанцияләр, этаплап, почта белән салым түләүчеләргә җиткерелде.
-
Беренчеләр Кукмара районы башлыгы белән очрашты
Очрашуда районда яшьләр эшләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектлар һәм инициативаларны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр каралды.
-
Кукмара районында чираттагы «Тоннель» операциясе үтәчәк
Барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга да юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә киңәш ителә.
-
Кукмара районының «Россия эше» кадрлар үзәгендә Кукмараның 1нче гимназия укучылары белән очрашу узды
Укучыларга учреждение буенча экскурсия уздырдылар, кадрлар үзәгенең төп сектор һәм пространстволары белән таныштырдылар, шулай ук мәшгульлек хезмәте эшенең төп юнәлешләре турында мәгълүмат бирделәр.