15 февраль 2017 яңалыклары
-
Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллеге ачыла
Мәгълүм булганча, хәзерге вакытта Татарстан Халыклары дуслыгы йортының 9 вәкиллеге һәм 2 филиалы эшли. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Лилия Локманова). Мөслим, Чүпрәле, Кукмарада Татарстан Халыклары ассамблеясы вәкиллекләре ачыла. Бу хакта бүген Ассамблея Советының узган елга нәтиҗә ясауга багышланган утырышында мәгълүм булды. Ассамблея җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мондый...
-
Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе парклар төзүдә ярдәм итү өчен Наталья Фишманны үзләренә чакырды
Рөстәм Миңнеханов райондагы сөтнең дүрттән бер өлешен җитештергән хуҗалык җитәкчесенә Вахит авылында парк төзергә ярдәм итәчәген белдерде. (Казан, 15 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Кукмара районының Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы көн саен 51 тонна сөт савып, 48 тоннасын сатуга чыгара. Бу районда җитештерелгән сөтнең дүрттән бере. Хуҗалык рәисе Нәфыйк...
-
«Ак Барс» банкы идарәсе рәисе банкның проблемалары юк дип белдерде
Зөфәр Гәрәев банк клиентларын тынычланырга һәм хисаплардан акчаларын алу кирәклеге турындагы чакыруларга ышанмаска чакыра. (Казан, 15 февраль, «Татар-информ»). «Ак Барс» банкы идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев банк клиентларын тынычланырга һәм хисаплардан акчаларын ашыгыч рәвештә алу кирәклеге турындагы чакыруларга ышанмаска чакыра. Аның сүзләренчә, банк проблемасы турындагы сүзләр чынбарлыкка туры килми. «Бу сүзләрнең...
-
ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов: "Электрон хезмәт: тиз һәм уңайлы!"
Электрон хезмәтләрнең уңайлылыкларын елдан-ел күбрәк сизәбез. ЮХИДИ идарәсе тарафыннан да автомототранспорт йөртү таныклыгына ия булу өчен имтиханга язылу, машина йөртү таныклыгын, вакытлы рөхсәт кәгазләре алу, автомобиль штрафлары, автомототранспортны теркәү һәм башка бик күп төрдәге электрон хезмәтләр күрсәтелә. Әлеге хезмәтләрдән файдалану өчен иң элек www.gosuslugi.ru Федераль дәүләт хезмәтләре порталында Эчке эшләр...
-
Игътибар: Кукмаралыларны ЮХИДИгә чакыралар. Нәрсә өчен?
21 февральдә район ЮХИДИ бинасында (Кукмара поселогы, Ленин урамы, 163а йорт) юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юнәлешендәге электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча "Халыкны бердәм кабул итү көне" уздырыла. Район халкын сәгать 8.00-12.00дә ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы Руслан Саммиковлар кабул итәчәк. фото: http://www.gorobzor.ru
-
Китапханәчеләр укучылар арасында “Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем” дигән социологик эзләнү үткәрде
Быел Татарстанда Экология елы уңаеннан, район балалар китапханәсе һәм 47 авыл китапханәсе тарафыннан 6-7нче сыйныф укучылары арасында "Минем табигатькә булган мөнәсәбәтем" исеме астында социологик эзләнү үткәрде. Максаты: укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, үзеңнең табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәнү. Мәктәп укучылары табигатькә булган карашларын анкета сораулары...
-
Район Мәдәният йортында хәйрия концерты үтте (фото)
Район Мәдәният йортында Кукмара балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан оештырылган "Гүзәлнең гомерен саклап кал" дигән хәйрия концерты узды. Чарада сәнгать мәктәбе укучылары, поселокның "Кояшкай" балалар бакчасына йөрүчеләр, район Мәдәният йортының бию коллективлары чыгыш ясады. Тамашачылар тынлы оркестр, скрипкачылар, инструменталь башкаручылар, аерым җырчылар, вокаль ансамбльләренең чыгышларын күрә алды. Хәйрия концертыннан җыелган акчалар...
-
Кукмара кызлары “Орленок” лагереның кышкы иҗади сменасында катнашты
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Выше радуги" ансамбле кызлары Алина Малова һәм Алена Ишмурзина "Орленок" Бөтенроссия лагереның кышкы иҗади сменасында катнаштылар. Җырчы кызларыбыз, лагерь программасына кертелгән мавыктыргыч чара, конкурс-бәйгеләрдә катнашып, диплом һәм Мактау грамоталарына ия булдылар.
-
Кукмаралылар көнлек сөт күләмен кабат 200 тоннадан арттырды
Мондый күрсәткечләргә алар җәй айларында гына ирешә иде. (Казан, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кукмара авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә 200,5 тонна сөт сава башлады. Мондый күрсәткечләргә алар җәй айларында гына ирешә иде. Мисал өчен, узган елның июль азагында алар 205 тонна сөт сауган. Мондый күрсәткечкә, кукмаралылардан тыш, бары Балтач авыл хезмәтчәннәре генә...
-
Байлангардан Рамил Ибраев Әфган сугышы вакыйгаларын бүгенгедәй хәтерли
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң нәкъ 28 ел вакыт узып киткән. Кызганычка каршы, күпме югалтулар китергән, никадәр авыр хатирәләр калдырган бу сугыш. Инде ничә еллар үтсә дә, совет солдатының йөрәген телгәләгән әлеге вакыйгалар һич онытылмый. Байлангар авылыннан Рамил абый Ибраев та Әфган...
-
Кукмарада эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның күчмә утырышы узды
Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды. Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады. "Строй-Гарант" җәмгыятенең хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәре Нияз Ризванов әлеге совет әгъзаларын...
-
Кукмара сәнгать мәктәбендә күргәзмә эшли
Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә районда игълан ителгән Мәдәният елы уңаеннан "Шәмаилләр һәм Казанның борынгы мәчетләре" дигән темага күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә сәнгать бүлегенең 2-3 сыйныфында белем алучы укучыларның иҗат эшләре тәкъдим ителә. Райондашларны күргәзмә белән танышырга көтеп калабыз.
-
Ринат Рәхмәтуллин: “Әнкәйгә рәхмәт, аның догалары саклап калды”
Узган елның ноябрендә Ринат Рәхмәтуллин котычкыч фаҗигага юлыккан иде. Җырчы концерттан кайтып барганда, руль артында йокыга китеп, йөк машинасына килеп керде. Ринатның сәхнәдән югалып торуы, концертларны кичектерүе озак вакыт дәвамында хастаханәдә дәвалануы белән бәйле. - 19 ноябрьдә Чуашстанның Шыгырдан авылында узган "Мишәрләрем" концертыннан кайтып барганда, төнлә йокыга китеп, КамАЗ машинасына...
-
Песиләрдән үрнәк алыйк
Беркөн Кукмараның "Ратмир" сәүдә үзәге янында кызыклы хәлне күзәтергә туры килде. Бер төркем кешеләр, юл аркылы чыгарга дип, светофорның яшел уты янганын көтәләр иде. Алар янында бер песи дә бар. Ниһаять, җәяүлеләр өчен яшел ут янды, машиналар агымы тукталып калды, кешеләр дә юлның икенче ягына чыгарга ашыктылар. Алар белән бергә...
-
Югары Арбаштан Ландыш Салихованың шигъри тәлгәшләре
Пыяла өстендә тамчылар биешеп, Хәтерне яңартып, йөрәкне яндыра. Бу тормыш дигәне корбаннар җыйгандай, Учакка ыргытып, күмергә калдыра. Бу сөю - минеке, кагылма, үтенәм, Ярага тоз салып, йокыдан уятма. Мәхәббәт хисеннән фикерләр буталып, Йөрәкләр януы - безгә соң бу ятмы?! Тормышлар кисәвен кулымнан төшерми, Кыялар аркылы офыкка үреләм. Онытып мизгелгә упкыннар...