Песиләрдән үрнәк алыйк
Беркөн Кукмараның "Ратмир" сәүдә үзәге янында кызыклы хәлне күзәтергә туры килде. Бер төркем кешеләр, юл аркылы чыгарга дип, светофорның яшел уты янганын көтәләр иде. Алар янында бер песи дә бар. Ниһаять, җәяүлеләр өчен яшел ут янды, машиналар агымы тукталып калды, кешеләр дә юлның икенче ягына чыгарга ашыктылар. Алар белән бергә...
Беркөн Кукмараның "Ратмир" сәүдә үзәге янында кызыклы хәлне күзәтергә туры килде. Бер төркем кешеләр, юл аркылы чыгарга дип, светофорның яшел уты янганын көтәләр иде. Алар янында бер песи дә бар. Ниһаять, җәяүлеләр өчен яшел ут янды, машиналар агымы тукталып калды, кешеләр дә юлның икенче ягына чыгарга ашыктылар. Алар белән бергә песи дә кузгалды. Их, фотога төшереп алырга иде, янымда фотоаппаратым юк, дип уфтандым, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәп, "зебра" буенча теркелдәүче песине күзләп. Кайбер җәяүлеләргә аннан үрнәк алу начар булмас иде.
Алсу, Манзараска кайткан кунак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев