Байлангардан Рамил Ибраев Әфган сугышы вакыйгаларын бүгенгедәй хәтерли
Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң нәкъ 28 ел вакыт узып киткән. Кызганычка каршы, күпме югалтулар китергән, никадәр авыр хатирәләр калдырган бу сугыш. Инде ничә еллар үтсә дә, совет солдатының йөрәген телгәләгән әлеге вакыйгалар һич онытылмый. Байлангар авылыннан Рамил абый Ибраев та Әфган...
Безнең буын сугыш турында тарих дәресләрендә укып, кинофильмнардан карап кына белә. Рамил абый да үзенә шундый тарихи вакыйгаларда катнашырга, көрәшергә туры килер дип башына да китермәгән.
-Унсигез яшь тулгач, хәрби комиссариатка чакырып алдылар. 280нче команда белән китәсе, диделәр. Бер атна дәвамында Казанда артиллерия училищесында булганнан соң Казахстанга Усть-Каменогорск шәһәренә җибәрделәр. Анда ике ай дәвамында өйрәнүләр үткәрелде, - дип, вакыйгаларның башыннан сөйләп китте ул.
29 мартта хезмәткә алынган егет, июнь башларында Әфганстан җирләренә аяк баса. Самолеттан төшкәндә үк 30-40 градуслы эсселек, комлы, тау-ташлы табигать каршы ала аларны. Рамил абый саперлар батальонына җибәрелә. Анда механик-йөртүче, күперләр салучы булып хезмәт итә. "Дошманнар күперләрне җимергән, шартлаткан очракта, без тиз генә барып, аны төзеп куярга тиеш идек, әмма андый эшләрне күп башкарырга туры килмәде. Күбесенчә үзебез яшәгән поселоктан китә торган юлны сакларга тиеш булдык. Ул - төп юл, аннан ягулык, продукция һәм башка техника керә, без аларны озатып бара идек. Кулдан автоматлар төшмәде. Безнең батальон дошманнарга бик нык комачаулый, шуңа күрә алар безне юк итәргә тырышып, бик еш һөҗүмнәр ясыйлар иде, зур бәрелешләр дә булды. Юл бетоннан салынган, аны казып шартлаткыч куеп булмый, шуңа күрә миналарны юл кырыена күмеп, чыбык чыгарып калдыралар, машина шуның өстеннән үтсә - шартлый. Дошманнарның уе - алдагы һәм арттагы машиналарны шартлатып, тозакта калдырып, тулысынча юк итү. Безнең саперлар колонна алдыннан баралар. Берсендә берьюлы егерме алты минаны зарарсызландырдык, - диде Рамил абый. -Төнлә сакта торганда прожекторлар белән яктыртканда, дошманның да безне күзәткәннәре күренә - ике ут очраша иде. Ялгыш кына да йокыга китәргә ярамый, чөнки бөтен батальонны юк итәргә мөмкиннәр.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев