Кукмарада эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның күчмә утырышы узды
Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды. Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады. "Строй-Гарант" җәмгыятенең хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәре Нияз Ризванов әлеге совет әгъзаларын...
Эш шартлары һәм хезмәтне саклау буенча Координацион советның Кукмарадагы Балалар иҗаты йорты төзелешендә күчмә утырышы булды. Координацион совет рәисе Рөстәм Әхмәдуллин әлеге төзелеш объектында куркынычсыз эш шартларын, техника куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча аңлату эшләре кирәклеге турында чыгыш ясады. "Строй-Гарант" җәмгыятенең хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәре Нияз Ризванов әлеге совет әгъзаларын объектта хезмәтне саклауның торышы, биеклектә хезмәтне саклау кагыйдәләрен аңлату буенча эшчеләр белән алып барылган эш, эшчеләрнең шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителеше белән таныштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев