14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Симезлек күкрәк бизендә яман шеш килеп чыгу куркынычын өч тапкырга арттыра
Белгечләр раславынча, корсак өлешендәге май катламы аеруча куркыныч тудыра. Һиндстанның Tata Memorial Hospital онкология үзәге галимнәре тулы гәүдәле ханымнарда симезлек күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгуга турыдан-туры сәбәпче булуын раслаганнар. Бу хакта Hindustan Times газетасы язып чыккан. Күпъеллык күзәтүләр абдоминаль симерү аркасында, бигрәк тә май катламы корсак өлешенә утырса,...
-
Ике автомобильне яндырганнар (ФОТО)
Төнлә 2 сәгать 30 минутта Чаллыда 49нчы комплексның 22а йорты подъездларының берсе янында «Ока» автомобиле януы турында хәбәр алынды, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин. Һәлакәт урынына янгын һәм полиция хезмәткәрләре килгән. Коткаручылар килгәндә автомобильне ут камап алган булган....
-
Кукмара кызы Илзия Харисованың шигыренә көй язылды
Кукмара кызы Илзия Харисова күпләргә таныштыр. Үзенең шигырьләре, хикәяләре белән әледән-әле сөендереп тора ул. Шушы көннәрдә Илзиянең шигыренә көй язылды. -Җырның исеме "Сөю - бәхет" дип атала. Җыр көенең авторы - Артур Мухамаев. Тавыш яздыру исә Руслан Галиуллинның тырышлыгы. Җырны райондашыбыз, Олыяз авылы егете, Янил авылы мәдәният йорты директоры Марат...
-
Китапханәчеләр агач утыртты
"Көзге игелекләр атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында Кукмара үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китапханә территориясенә агач үсентеләре утырттылар.
-
Гомер бәйрәме дә сентябрьдә, үлеме дә...
12 сентябрь көнне көндезге берләр тирәсендә Буа районы Теңкәш авылы янында юл һәлакәте була. Зур тизлектә барган "Шевроле Кобальт" йөртүчесе юлны дөрес урында чыкмаган 38 яшьлек ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Әлеге һәлакәт турында белешү өчен Алших авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов белән...
-
Мөнир Рахмаев сәхнәдән китә?
Татар эстрадасының «энерджайзер»ы Мөнир Рахмаев үзен янә сәүдә өлкәсендә сынап карарга булган. Хәтерләсәгез, моннан бер ел элек җырчы хәләл ит сату кибете ачып йөргән иде. Бу юлы ул бөтенләй башка юнәлештә эшләргә җыена. - Туган ягым Әлмәттә һәм Казанда хатын-кызлар, ир-атлар өчен сыйфатлы кием-салым кибете ачарга телим. Киемнәрнең кайдан кайтарылачагы...
-
Кукмаралылар халыкара күргәзмәдә катнаша
Кукмара металл савыт-сабалар заводы "HouseHoldExpo-2016 Көз" дигән халыкара күргәзмәдә катнаша. Әлеге күргәзмә 15 сентябрьгә кадәр Мәскәүдә уза, дип хәбәр итә "Наш Кукмор" төркеме.
-
Кукмара кыңгырау чыңнарына күмелде (фото)
(Кукмара, 14 сентябрь, "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Бүген Петропавел чиркәвендә күптән көтелгән зур вакыйга булды: дин йортының яңа кыңгыраулары изгеләштерелде. Бер гасырга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгыраулар чыңы яңгырады. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Кукмара чиркәве протоиерее Сергий атакай, Нырья, Югары Чура, Вятка Аланы, Иске Бурецның чиркәү башлыклары,...
-
Ятмас Дусайда халык җыены узды
Районыбызның авыл җирлекләрендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Халык белән очрашып-сөйләшүнең чираттагысы Ятмас Дусай авыл җирлегендә узды. Анда җирлек башлыгы Фирая Гарифуллина, Ятмас Дусайның янгын-сак бүлекчәсе начальнигы Н.Галиевларның чыгышлары тыңланды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин районда башкарылган эшләр, дәүләт программаларының үтәлеше, сәнәгать...
-
Кукмара казаны “Россиянең иң яхшы товарлары” федераль конкурсында катнашачак
Кукмара металл савыт-сабалар заводы "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" регион бәйгесенә үзләрендә җитештерелгән продукция - аллюминийдан эшләнгән, көйдерми торган, пыяла капкачлы, 4,5 литрлы казан тәкъдим иткән иде. Конкурс нәтиҗәсе буенча предприятие беренче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде, казан исә "Россиянең иң яхшы товарлары" федераль конкурсында катнашачак.
-
Бүген Кукмара переезды кичке дүрткә кадәр ябык булачак
Казан дистанция юлы җитәкчесе хәбәр итүенчә,бүген, 14 сентябрьдә, ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, Кукмара тимер юл переезды 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ябыла, автотранспорт хәрәкәте туктатыла.
-
Саба урман хуҗалыгында узган урманчылар ярышында Кукмара командасы беренчелекне алды (фото)
(Саба, 14 сентябрь, "Татар-информ", Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Саба районының Язлы Арташ авылы янында урман буенда шимбә көнне пычкы тавышлары ике сәгать дәвамында яңгырап-ишетелеп торды. Татарстанның 8 район җирен колачлаган Саба урман хуҗалыгында урманчылар ярышты. Саба урманчылары сентябрьнең өченче якшәмбесенә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан оештырылган традицион бәйгеләренә быел...
-
Пассажир автобусының юл кырыена төшеп каплану сәбәбе билгеле булды (ФОТО)
Бүген иртән 7сәгать 56 минутта Лениногорскидан 6 километр ераклыкта рейс автобусы ауган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин хәбәр итте. Автобус Әлмәт шәһәре юнәлешенә бара торган булган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, автобус йөртүче юл кырыеннан әйләнеп үтәргә ниятләгән һәм вак ташта...
-
Кукмарада мәгариф учреждениеләренең ярминкәсе була
16 сентябрьдә Җиңү Паркы каршындагы мәйданда район мәгариф учрежденниеләренең "Юннат - 2016" күргәзмә-ярминкәсе була. Башлана сәгать 07.30да. Ярминкә вакытында балалар сәнгать мәктәбе, район Мәдәният йорты үзешчәннәре катнашында концерт булачак, "Иң матур Кукмара сувениры", "Борайдан пешерелгән үзенчәлекле ризык" конкурслары да узачак.
-
Сакаллы хатын Гиннессның рекордлар китабына кергән (ФОТО)
Бөекбританиядә яшәүче 24 яшьлек Гарнам Каурның сакалы үсә. Ярым ир-ат кыяфәтендә булган кыз сакалны үз теләге белән үстерми. Аның организмында гормональ тайпылышлар күзәтелә. Сакалын исә кырып атасы килми икән, чөнки ул 16 яшеннән бирле сикхизм динен тота. Әлеге дин тәндәге төкләрне кыруны тыя. Шәһри Казан