Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ятмас Дусайда җыен узды

Туган авыл могҗизалы көчкә ия ул: ата-баба нигезен калдырып, читкә китүчеләрне дә үзенә тартып тора. Тик кайберәүләр сагынуларын басар өчен кайткалап йөрсә, икенче берәүләр, авылга эзләрен суытмыйча, аны үстерү-төзекләндерү өчен барлык көчләрен куя. Дусай авылы әнә шундый олы йөрәкле, дәрәҗәле ир-егетләре һәм кызлары белән данлыклы. Әйтик, әтиле-уллы Мияссәр һәм Роберт...

Туган авыл могҗизалы көчкә ия ул: ата-баба нигезен калдырып, читкә китүчеләрне дә үзенә тартып тора. Тик кайберәүләр сагынуларын басар өчен кайткалап йөрсә, икенче берәүләр, авылга эзләрен суытмыйча, аны үстерү-төзекләндерү өчен барлык көчләрен куя.

Дусай авылы әнә шундый олы йөрәкле, дәрәҗәле ир-егетләре һәм кызлары белән данлыклы. Әйтик, әтиле-уллы Мияссәр һәм Роберт Мансуровлар, Райнур Нотфуллин, Ләйлә һәм Рафис Кәримовлар һәм башкаларның игелекле эшләре заманча төзекләндерелгән Күз чишмәсе, мәчет, ялт итеп ремонтланган мәктәп, балалар бакчасы биналары, мәктәп музее мисалында чагыла. Ә инде Тимерхан Әхмәтҗанов тырышлыгы белән Дусай халкы сулы, газлы, сусаклагычлы булган. Әтиемнең васыятен үтәп яшим, ди ул үзе.

Бу юлы авылның ямен бозучы күренешләрне бетерү турында җыелып сөйләшергә булганнар. Дөрестән дә, борчылырлык урын бар: хуҗасыз иске йортлар, инеш ярларын чытырмандай баскан таллыклар, фермалар тирәсендәге тирес өемнәре күңелсез уйларга этәрә. Җитәкчеләргә генә сылтап калдырмыйча, бу проблемаларны күмәк көч белән хәл итәргә ниятләгәннәр. Җыенга төрле шәһәрләрдә яшәүче авылдашлары да кайткан.

Эшне үткән елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап нигез салынган паркка агачлар утыртудан башлап җибәрделәр. Гармунчы Әбүзәр Шиһабиев башкаруындагы дәртле көйләр бәйрәм рухы тудырды. Ә инде фикер алышу-аралашулар клубта дәвам итте. Иң элек авыл җирлеге башлыгы Фирая Гарифуллина чыгыш ясап, җирлектә башкарылган эшләр турында хисап тотты. Үткән елда халыктан җыелган үзара салым хисабына урамнарга вак таш җәелгән, балалар мәйданчыгы ясалган. Быел исә әлеге салым акчасына су башнясын ремонтлау, янгын гидрантлары урнаштыру күздә тотыла икән.

Җыенга "Сөт иле" агрофирмасының Мишә бүлекчәсенә яңа гына билгеләнгән җитәкче Тәлгать Хәбибрахманов та килгән иде. Ул терлекчелек комплексларын һәм тирәләрен тәртипкә салуны оештырырга вәгъдә итте.

-Ферманың киләчәге бар. Биредә 300 сыер асрый алачакбыз. Җитештерүне арттырып, югары дәрәҗәгә җиткерергә кирәк,- диде ул.

Аз сөйли, күп эшли, диләр бу җитәкче турында. Инде шул көнне үк авыл болынын элгәре түгелгән тирестән чистарту башланган иде.

Березняк мәктәбе укытучысы, әйләнә-тирә мохитне яхшырту өчен янып-көеп яшәүче Расил Нәбиев чыгышы аеруча үтемле яңгырады.

-Без шушында үскән ир-егетләр, шуңа күрә биредәге проблемалар безгә чит түгел. Кулларыбызга балта-пычкы тотып, инеш буйларын чистартыйк, буаны кайтарыйк, чишмәләрне төзекләндерик. Юлларны, күперне яңартыйк. Ташландык йортларны сүтү яки төзекләндерү турында уйлашыйк. Авылның киләчәге үзебезнең кулда, җәмәгать, - дип өндәде ул авылдашларын.

Шунда ук Тимерхан Әхмәтҗанов сусаклагыч плотинаны төзекләндерергә сүз бирде. Роберт Мансуров исә бергәләп спорт мәйданчыгы ясауны үз өстенә алды. Моннан тыш ул авыл тарихы китабын булдыру, бу нисбәттән һәр гаилә, һәр нәсел турында мәгълүматлар туплау зарурлыгы турында тәфсилле чыгыш ясады. Әлбәттә, үткәне ерак гасырларга барып тоташкан, үзенең җиде могҗизасы булган Дусай турындагы басманың дөнья күрергә хакы бар. Киләчәк буыннар өчен ул аеруча кыйммәтле истәлек булачак. Әйе, туган төбәге өчен җан атып йөрүчеләр булганда бу авыл әле бик озак яшәр дигән өмет бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев