Хәбәрләр

Кукмара кызы Илзия Харисованың шигыренә көй язылды

Кукмара кызы Илзия Харисова күпләргә таныштыр. Үзенең шигырьләре, хикәяләре белән әледән-әле сөендереп тора ул. Шушы көннәрдә Илзиянең шигыренә көй язылды. -Җырның исеме "Сөю - бәхет" дип атала. Җыр көенең авторы - Артур Мухамаев. Тавыш яздыру исә Руслан Галиуллинның тырышлыгы. Җырны райондашыбыз, Олыяз авылы егете, Янил авылы мәдәният йорты директоры Марат...

Кукмара кызы Илзия Харисова күпләргә таныштыр. Үзенең шигырьләре, хикәяләре белән әледән-әле сөендереп тора ул. Шушы көннәрдә Илзиянең шигыренә көй язылды.

-Җырның исеме "Сөю - бәхет" дип атала. Җыр көенең авторы - Артур Мухамаев. Тавыш яздыру исә Руслан Галиуллинның тырышлыгы. Җырны райондашыбыз, Олыяз авылы егете, Янил авылы мәдәният йорты директоры Марат Мөхәммәтшин башкара, - дип хәбәр итте Илзия.

Чын күңелдән котлыйбыз, алга таба да иҗат уңышлары телибез.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев