Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Симезлек күкрәк бизендә яман шеш килеп чыгу куркынычын өч тапкырга арттыра

Белгечләр раславынча, корсак өлешендәге май катламы аеруча куркыныч тудыра. Һиндстанның Tata Memorial Hospital онкология үзәге галимнәре тулы гәүдәле ханымнарда симезлек күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгуга турыдан-туры сәбәпче булуын раслаганнар. Бу хакта Hindustan Times газетасы язып чыккан. Күпъеллык күзәтүләр абдоминаль симерү аркасында, бигрәк тә май катламы корсак өлешенә утырса,...

Белгечләр раславынча, корсак өлешендәге май катламы аеруча куркыныч тудыра.

Һиндстанның Tata Memorial Hospital онкология үзәге галимнәре тулы гәүдәле ханымнарда симезлек күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгуга турыдан-туры сәбәпче булуын раслаганнар. Бу хакта Hindustan Times газетасы язып чыккан.

Күпъеллык күзәтүләр абдоминаль симерү аркасында, бигрәк тә май катламы корсак өлешенә утырса, хатын-кызларда күкрәк бизендә яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычының өч тапкырга артуын күрсәткән. Шулай икәнен белү өчен үлчәнеп торасы да юк, бил әйләнәсенең озынлыгы 80 см дан артык булса, ул чик санала. Моны шулай ук бот сөяге белән бил бер тигезлектә булганда да белеп була.

Биредә галимнәр хатын-кызның яше түгел, ә кайчан тазара башлавы мөһим роль уйный дип саный. "Һиндстанда бу күренеш бигрәк тә 10 нан 20 яшькә кадәрге кызларда күзәтелә, дөрес тукланмау билгесе бу", - дип белдерә тикшеренү алып баручы авторларның берсе - Tata Memorial Hospitalнең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Рәҗәп Дикшит.

Илдә онкология үсешен галимнәр фаст-фудларның тәэсире белән бәйли.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/14/126013/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев