Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Гомер бәйрәме дә сентябрьдә, үлеме дә...

12 сентябрь көнне көндезге берләр тирәсендә Буа районы Теңкәш авылы янында юл һәлакәте була. Зур тизлектә барган "Шевроле Кобальт" йөртүчесе юлны дөрес урында чыкмаган 38 яшьлек ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә. Әлеге һәлакәт турында белешү өчен Алших авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов белән...

12 сентябрь көнне көндезге берләр тирәсендә Буа районы Теңкәш авылы янында юл һәлакәте була. Зур тизлектә барган "Шевроле Кобальт" йөртүчесе юлны дөрес урында чыкмаган 38 яшьлек ир-атны бәрдерә. Зыян күрүче алган тән җәрәхәтләреннән ашыгыч ярдәм машинасында җан бирә.

Әлеге һәлакәт турында белешү өчен Алших авыл җирлеге башлыгы Сергей Киргизов белән элемтәгә кердек.

- Мәрхүм Илдус Камалетдинов - безнең авыл егете. Өйләнмәгән. Аның турында берәү дә начар сүз әйтмәс. Тырыш, булдыклы. Әнисе белән генә яши иде. Анасына бердәнбер бала. Бу көнне юл аркылы дусты янына чыккан. Аның белән әзрәк сөйләшеп торганнан соң, кире өенә кайтканда, бәлага тарыган.

Илдус Камалетдинов шәхси "КамАЗ"ында үз эше белән шөгыльләнгән.


- "КамАЗ"ны үз куллары белән җыеп чыкты. Илдус - берәүгә дә каршы дәшми торган, ярдәм сорап килүчене төн уртасында да бормый торган кеше. Безнең алтын баганабыз иде. Әле вафатына ышанып бетә алмыйбыз. Ул еракларга йөреп эшләде. Шуңа күрә мин аны читкә генә киткән, дип кабул итәм. Сентябрьнең 13ендә җирләдек, әмма кәфенлеккә Илдус төрелгәнен күңелем кабул итми, - ди әтисенең энесе Фарук абый.

Фаҗигале төстә, вакытсыз вафат булган Илдус Камалетдиновны җирләргә тирә-күрше авыллардан да сабантуе кадәр халык җыелган. Авыл халкы сүзләренчә, Корбан бәйрәменә дип, ашыга-ашыга командировкадан кайткан ул. Әмма бу аның туган авылына соңгы кайтуы, Корбан гаетен соңгы күрүе булган шул...

- Әнисе Фирүзә апа авыр хәлдә. Картлык көнендә терәк булырдай бердәнбер баласын югалткан ананың хәлен күзаллыйсыздыр. Ана кеше үз баласын югалтуны тагын ничек кичерсен! Фирүзә апа бу йортка икенче хатын булып килде, 4 яшеннән үги бала үстерде. Төп таянычы булып Илнур калды менә. Ике көннән бирле укол белән генә тора, елаудан туктаганы юк. - ди Илдусның туганнан-туган апалары.

Илдус 11нче сентябрь көнне соң гына юл сәфәреннән кайткан. "Әни, өч мең чакрым йөреп кайттым", - дигән ул. Туганнары сүзләренчә, Саратов якларында эшләгән. Кеше туган аенда вафат була, диләр. Илдусның да 9нчы сентябрь көнне гомер бәйрәме булган. Билгеләп узуны Корбаннан соңга калдырганнар. Тик өлгермәгән...

Теңкәш халкы сүзләренчә, "Шевроле" шоферы да Буа кешесе. Ул Ташкичү авылында яшәүче баҗайларына корбан ите илтергә чыккан. Бу вакытта машинада аның хатыны һәм ике баласы да булган. Бер баласы нык курыккан, хәтта сөйләшми дә диләр.


- Бүген тикшерү эшләре бара, - дип аңлатма бирде Буа районы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Гомәр Әхмәтҗанов. - Гаеп бер яклы гына түгел. Берсе юлны тиешле урында чыкмаган, икенчесе тизлекне дөрес сайламаган. Машина тизлеге сәгатенә 54 км-ны күрсәтә. "Шевроле" шоферы барлык тиешле тикшерүләрне узды. Рульгә ул исерек килеш утырмаган. Һәлакәт турында да, 112 номерына шалтыратып, барлык хезмәтләргә үзе хәбәр иткән. Әлегә машинасы штрафстоянкада тора, үзе исә беркая да чыгып китмәү шарты белән өйгә җибәрелде.


Чулпан ШАКИРОВА
Фотолар Буа районының "Байрак" газетасы сайтыннан алынды

чыганак: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев