14 февраль 2017 яңалыклары
-
Нәрсәне кайчан чәчәбез?
Үсемлекләр дөньясы өчен ай фазаларының әһәмияте гаять зур. Әйтик, ай тулырга бер көн кала, ай тулган һәм аннан соңгы беренче көндә үсемлекләргә кагылмавың хәерле - алар тетрәнү халәте кичерә. Тамыразыкларны - ай кимегән, ә уңыш җир өстендәге сабакта формалашкан яшелчәләрне ай үскән вакытта чәчү, кәлшәләрен шул чорда күчереп утырту отышлы....
-
Нурминкә елгасы яр буеның киләчәге нинди? Семинарда катнаш һәм сорауларыңа җавап тап!
16 февральдә район Мәдәният йортында "Нурминкә елгасы яр буеның бүгенгесе һәм киләчәге" дигән темага проект семинары узачак. Әлеге чара "Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү" программасы буенча Нурминкә елгасы яр буе территориясенең икенче өлешен төзекләндерү мәсьәләләренә багышлана. Семинарда район башлыгы Сергей Димитриев катнаша. Семинар актив райондашларны көтеп калабыз. Башлана сәг.16.00да.
-
Балалар тормыш өчен куркыныч уен белән мавыга башлаганнар
Чаллы яшүсмерләре тормыш өчен куркыныч уен белән мавыга башлаганнар, дип яза "Шәһри Чаллы" газетасы. Сүз зур тизлектә баручы машиналар алдында сикерү турында бара. Машина якынрак булган саен яхшырак. Әлге мода бер егетнең метро станциясенә керә торган поезд алдында сикерүеннән соң барлыкка килгән. Бу егет үзенең әлеге "батырлыгын" видеога төшереп интернетка...
-
Лубянда халык җыены узды (фото)
Лубян авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Киңәшмәгә кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендә алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты, балалар бакчасында булды, "Тузган торакны бетерү" программасы буенча төзелүче йортларда эш барышын карады. Сергей Димитриевич Лубянда халыкны да кабул итте. Үзләренең сораулары, мөрәҗәгатьләре булган...
-
Күкшел клубында "Гашыйклар көне"нә багышланган бәйрәм узды
Күкшел авылы мәдәният йортында "Гашыйклар көне"нә багышланган бәйрәм кичәсе булды. Яшьләр төрле бүләкләр әзерләп алып килде. Алар бу буләкләрне милли уеннар барышында бер-берләренә бирештеләр. Кызлар башкаруындагы татар халык биюе бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде. Кичә дискотека белән тәмамланды. дип яза "Наш Кукмор".
-
Кияүгә чыкмаган мөселман кызы ирләр коллективында эшли аламы? (СОРАУ-ҖАВАП)
"Мин кияүгә чыкмаган кыз, район җирендә тудым, Казанда яшим. Ислам дине кагыйдәләре буенча ялгызым ир-атлар янында калырга тиеш түгелмен. Эш булгач, төрле вакыт була. Әмма мин, әтине яки башка ир туганымны үзем белән эшкә алып йөри алмыйм бит. Ислам кануннары буенча бу гөнаһмы? Гөнаһ та эшлисе килми, эшемне дә ташлый...
-
Кукмарада бер көндә алты юл фаҗигасе булган
Кичә, 13 февральдә, Кукмара районы территориясендә алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. Сәг.7.45 тирәсендә поселокның Восточный урамы буенча тимер юл переездында КамАЗ шоферының төп юлдан хәрәкәт итүхче ЛАДА шоферына юл бирмәве нәтиҗәсендә һәлакәт килеп чыга. Сәг.9.40 тирәсендә Өлге авылында Газель автомобиле артка таба чигенгәндә Лада...
-
Район пенсия фондының хисап җыелышы узды
Район пенсия фондының узган елгы эш нәтиҗәләренә һәм 2017 елда эшчәнлегенең төп юнәлешләренә багышланган хисап җыелышы булды. Анда Татарстан буенча пенсия фондының идарәсе җитәкчесе Ирина Мелентьева катнашты һәм коллективның эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Кукмара пенсия фонды идарәсе начальнигы урынбасары Зөһрә Нәбиеваның чыгышыннан күренгәнчә, узган ел районда түләнгән пенсияләрнең, пособиеләрнең, социаль...
-
Суд приставы хезмәтенең адресы үзгәрде
Балтач hәм Кукмара районнарының суд приставы хезмәте Балтач бистәсенең Булатов урамы, 24/2 адресы буенча, күпфункцияле үзәк (МФЦ, БТИ хезмәтләре белән бергә) бинасының икенче катында урнашты. Әлеге бина суд, прокуратура белән янәшә тора. фото: http://cityblank.ru
-
Кукмара кызы Яр Чаллыдан лауреат дипломы белән кайтты
Яр Чаллы шәһәрендә яшь башкаручыларның "Беренче адымнар" дигән төбәк фестиваль-конкурсы узды. Бәйгедә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан 800дән артык яшь талант катнашты. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Диләрә Вәлиева фестивальдә өченче дәрәҗә лауреат булды. Котлыйбыз!
-
ЮХИДИдә яңа төр хезмәт: ишетми-белми калмагыз!
Халыкка административ штрафларны түләү турында карарларны электрон адресларга җибәрү хезмәте күрсәтелә. Моның өчен эш көннәрендә сәгать 8.00-17.00гә кадәр ЮХИДИ бинасының транспортны теркәү яисә административ практика бүлегенә килергә һәм гариза-ризалык бирү язарга кирәк. Гариза тутыру өчен үзең белән транспорт чарасын теркәү турындагы таныклык һәм ИНН күчерелмәләре, электрон адрес (үзеңнеке яисә гаиләдәге...
-
Район газетасына алдан язылу игълан ителде
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2017 елның икенче яртыеллыгы өчен район газетасына 1 февральдән 31 мартка кадәр алдан язылу игълан ителде. Бу чорда аңа 620 сум 70 тиеннән, ә оешмалар 710 сум 70 тиеннән язылап ала. Апрель аенда подписка бәяләренең артуы көтелә. Газетага арзанрак бәядән язылып калыйк, быелның икенче яртысында да бергә...
-
Эх, шома басабыз...
Күппрофильле лицейда татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, яшь буынга җиткерү максатыннан төрле чаралар үткәрелеп килә. Февраль аеның беренче атнасы милли тәрбия һәм сәнгатькә багышланды. Әлеге дәресләр, викториналар, бәйгеләр бер укучыны да читләтеп үтмәгәндер. Шулардан "Эх, шома басабыз" дип исемләнгән мастер-класс турында язып үтәсем килә. Чара татар халык биюләренә багышланган...