Лубянда халык җыены узды (фото)
Лубян авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Киңәшмәгә кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендә алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты, балалар бакчасында булды, "Тузган торакны бетерү" программасы буенча төзелүче йортларда эш барышын карады. Сергей Димитриевич Лубянда халыкны да кабул итте. Үзләренең сораулары, мөрәҗәгатьләре булган...
Лубян авыл җирлегендә узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган халык җыены үтте. Киңәшмәгә кадәр район башлыгы Сергей Димитриев Лубян урман-техник көллиятендә алып барылучы төзекләндерү эшләре белән танышты, балалар бакчасында булды, "Тузган торакны бетерү" программасы буенча төзелүче йортларда эш барышын карады.
Сергей Димитриевич Лубянда халыкны да кабул итте. Үзләренең сораулары, мөрәҗәгатьләре булган лубянлылар район башлыгы белән шәхсән очрашып, аңа үз гозерләрен җиткерә алды.
Җыен исә мәдәният йортында узды. Анда җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев, мәктәп директоры Илнур Мөхәммәтшин, көллият директоры Афанасий Данилов, участок инспекторы Руслан Сираҗетдинов, "Экосервис" оешмасы директоры Ирек Шәйхетдиновларның чыгышлары тыңланды. Район башлыгы Сергей Димитриев Лубян халкын ел дәвамында районда башкарылган эшләр белән таныштырды, дәүләт программаларының үтәлеше турында сөйләде, киләчәккә максат һәм бурычлар билгеләде. Чыгышлар соңында сорауларга җаваплар бирелде, хезмәт алдынгылары бүләкләнде.
Алсу ИДРИСОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев