Кукмарада бер көндә алты юл фаҗигасе булган
Кичә, 13 февральдә, Кукмара районы территориясендә алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. Сәг.7.45 тирәсендә поселокның Восточный урамы буенча тимер юл переездында КамАЗ шоферының төп юлдан хәрәкәт итүхче ЛАДА шоферына юл бирмәве нәтиҗәсендә һәлакәт килеп чыга. Сәг.9.40 тирәсендә Өлге авылында Газель автомобиле артка таба чигенгәндә Лада...
Кичә, 13 февральдә, Кукмара районы территориясендә алты юл-транспорт һәлакәте теркәлде, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. Сәг.7.45 тирәсендә поселокның Восточный урамы буенча тимер юл переездында КамАЗ шоферының төп юлдан хәрәкәт итүхче ЛАДА шоферына юл бирмәве нәтиҗәсендә һәлакәт килеп чыга.
Сәг.9.40 тирәсендә Өлге авылында Газель автомобиле артка таба чигенгәндә Лада Калинага бәрелә.
Сәг. 10.10да Күкшел авылының Пушкин һәм Заречная урамнары чатында бер чит ил автомобиле икенчесенә юл бирми, нәтиҗәдә һәлакәт килеп чыга.
Сәг.11.00дә поселокның Тимер юл урамы, 18 йорт янында Шевроле автомобиле Лада белән бәрелешә.
Сәг.17.35тә поселокның Ленин урамы, "Ратмир" кибете янында бер чит ил автомобиле икенчесенә бәрелә.
Сәг.20.30да Өлге-Иске Юмья-Лесхоз юлының 5нче чакрымында Лада Приора автомобиле юлның каршы як полосасын чыга һәм чит ил автомобиленә бәрелә.
Җәяүлеләрдән һәм шоферлардан юлларда сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев