13 декабрь 2016 яңалыклары
-
Иркә кияүдә була торып башка ирнең хатыны булган
Эстраданың популяр җырчысы Иркә тамашачысына күңелле яңалык әзерли. Ул Зифа Нагаева иҗат иткән «Сыналган мәхәббәт» исемле яңа җырына клип төшерде. - Иркә, клипны кайда төшердегез? Төп геройлары кем? - Клип Казан читендәге бер өйдә төшерелде. Режиccер мине 4 бала әнисе итеп күрергә теләде. Клип үзәгендә күп балалы гаилә булачак. Ирем...
-
“Хезмәт даны” газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә
Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.
-
Кукмарада Яңа ел мизгелләре (фотолар)
-
Яңа ел каникулларында кукмаралыларны 9 көн ял көтә
Россия хөкүмәте Хезмәт министрлыгының 2017 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы проектын раслады. Аның нигезендә, киләсе елга ил халкы Яңа ел каникулында - 9 көн (31 декабрь - 8 гыйнвар), февральдә - 4 көн (23 февраль-26 февраль), мартта бер көн (8 март) ял итәчәк. 1 Май бәйрәмендә исә - 29...
-
Игътибар! Белдерү
Бөек Ватан сугышы чорында Казан каймасында окоплар казуда катнашкан райондашларыбызның 2-60-73 телефоны аша район Башкарма комитетының архив бүлегенә хәбәр итүләре сорала.
-
Әтием башкалар өчен үз гомерен бирде...
Тынычлыкта, матурлыкта яшибез. Һәр яңа туган көнгә сөенәбез. Шушындый рәхәт тормышта кайдадыр сугыш баруын, кан коелуын, кеше гомерләре өзелүен акылның кабул итәсе килми. 9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелде. Бу турыда язма да әзерләгән идек. Бүген исә сүзебез Ватаныбыз патриоты, Сириядә террорчылыкка каршы көрәштә гомере өзелгән Герой -...
-
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы бөтенроссия конкурсында беренчелекне алды
Казан дәүләт мәдәният институтында "Яшь талантлар йолдызлыгы" дигән бөтенроссия конкурсы узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ильяс Сибгатуллин (укытучысы М.Хәсәнов, концертмейстер З.Юзмеева) "Тынлы һәм бәрмә уен кораллары" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды. Чын күңелдән котлыйбыз, яңадан-яңа уңышлар телибез.
-
Янил мәктәбе укучылары Кырлайны күреп кайткан
Без, 8-9 сыйныф укучылары, Кырлай авылына экскурсиягә бардык Әлеге сәяхәтне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алдык. Сыйныф белән ял итү, яңа урыннар күреп кайтудан да күңеллерәк тагын нәрсә була ала?! Юлда барганда кызыклы әңгәмәләр кордык, күрше Балтач, Арча районнарының авылларын күзәттек. Авыл исемнәренең тарихы, килеп чыгышы белән кызыксындык. Юлда Тукайга...
-
Кукмарада “Чыршы” операциясе бара
Яңа ел бәйрәме чорында ылыслы агачларны законсыз кисүләрне кисәтү, аларны саклау һәм сату очракларын ачыклау, район территориясенә башка төбәкләрдән агачларны яшерен рәвештә алып керүләргә юл куймас өчен 31 декабрьгә кадәр районда "Чыршы" операциясе уздырыла. Рөхсәтсез ылыслы агачларны кисүчеләр турында 2-70-80, 2-65-38, 02 телефон номерларына хәбәр итә аласыз.
-
«Татарстан-24» телекомпаниясе корреспонденты 36 яшендә бабай булган (ФОТО)
Татарстанда 36 яшьлек ир-егет бабай булган. Сабый белән әнисен, вакытыннан алдарак тууына карамастан, бүген бәбиләр тудыру йортыннан чыгарганнар. Табиблар аның хәлен яхшы дип бәяли. Шулай итеп, «Татарстан-24» телекомпаниясе корреспонденты Валентин 36 яшендә Яр Чаллыда иң яшь бабай булып танылган. Матбугат.ру
-
Кукмарада район Советының чираттагы утырышы узачак
Өченче чакырылыш район Советының чираттагы унөченче утырышы 16 декабрьдә 9.00 сәгатьтә район Советы бинасында чакырыла. Көн тәртибендә 2017 елга һәм планлы 2018 һәм 2019 елларга бюджет проекты (икенче укылыш), "Кукмара муниципаль районының 2016 елга бюджеты турында"гы 18.12.2015 елгы 19 санлы район Советы карарына үзгәрешләр кертү проекты, шәһәр тибындагы Кукмара поселогын...
-
Кукмара көрәшчесе Россия чемпионатында чемпион булды
Байлангар егете, Кукмарадагы сәламәтләндерү һәм өстәмә белем бирү үзәге тренеры Илсур Гыймадетдинов 10-11 декабрьдә Тольятти шәһәрендә үткән татарча көрәш буенча Россия чемпионатыннан чемпион исеме белән кайтты. Татарстан чемпионатында икенче урынны алу аңа Россия күләмендә дә үз көчен сынарга мөмкинлек бирде. Илсурга 60 килограммга кадәр үлчәү авырлыгындагы 18 көрәшче белән бил...