13 август 2017 яңалыклары
-
Бу дөнья кая тәгәри: бер хатын баласын посылка итеп җибәргән
Кытайның Сычуань шәһәреннән 24 яшьлек бер хатын үзенең яңа туган сабыен курьер аша приютка озаткан, дип яза South China Morning Post басмасы.
-
Буыннар сызласа
Буыннар авыртудан интексәгез, мондый ысулны кулланып карагыз. 4-5 лимон кабыгын алып ваклагыз да, ярты литр аракыга кушып, 3 көн караңгыда тотыгыз. Шул катнашма белән авырткан урыннарны уып, йон тукыма белән бәйләп куегыз.
-
Кукмара укытучылары хезмәт хакыннан тыш 30 мең сум алачак
Татарстанның Мөслим районында педагогларның август киңәшмәсе секция утырышлары дәвам итә. Республиканың мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның илкүләм олимпиада җиңүчесен әзерләгән мөгалимнәр ай саен - өстәмә 30 мең сум, призер әзерләгән өчен 20 мең сум алачак, дигән хәбәре катнашучылар арасында күп фикерләр тудырды. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Энгель Фәттахов 9 сыйныф...
-
Техосмотрны видеога төшерәчәкләр
Көздән Россия хөкүмәтендә машинага техник тикшерү узганда яңа кагыйдәләр керетергә җыеналар.
-
Сак булыгыз: мондый мәктәп формаларын кияргә дә куркыныч
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы заказы белән уздырылган тикшерүдән соң Россия сыйфат хезмәте экспертлары кызлар өчен тегелгән 75 мәктәп формасының 23ендә тукыма сыйфаты факттагыга составка туры килмәвен ачыклаган. Гади генә итеп әйткәндә, кием ялган товар булып чыккан. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. Тикшерүгә Кытай, Белоруссия һәм Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург,...
-
Яңа Сәрдектә яңа ял урыны (фото)
Яңа Сәрдек - әтиемнең туган авылы. Шуңа күрә монда еш булабыз. Түгәрәк күле, мәчете, бераз гына читтәрәк зур урманы булган, чишмәләргә бай, матур табигатьле авыл ул. Быел җәен биредә тагын бер сөенерлек үзгәреш күрдем: авылның хәзер үз ял итү урыны да бар икән! Су коеныр өчен 2 буасы (зурлар һәм...
-
Җиләкле чизкейк
Бу татлы ризыкны әзерләү өчен түбәндәгеләр кирәк. Ингредиентлар диаметры 26 сантиметр булган таба өчен исәпләнгән: 300 грамм печенье, 100 грамм сыер мае, 500 грамм эремчек, 400 грамм каймак, 200 грамм шикәр комы, 25 грамм желатин, 1 лимон, 200 грамм җиләк (башка җиләк-җимеш тә ярый), 100 грамм җиләк желесы. Печеньены ваклатып,...
-
Илсөя Бәдретдинова: Илфак Шиһапов белән танышканчы мин “нормальный” җырлар җырлый идем
Илсөя Бәдретдинованы интервьюга чакыруның төп сәбәбе - соңгы арада популярлыгы артуы. Илсөя иҗаты аша халык мәрхүм продюсер Илфак Шиһапов турында хәтирәләрен яңарта, күпләр Илфак Шиһаповны үзләре өчен яңадан ачты, күпләр - моңарчы бөтенләй кызыксынмаган кешеләр - Илфак Шиһаповны белделәр.
-
Кукмарада быел бер миллиард сумлык төзелеш эшләре башкарыла
Рөстәм ӘХМӘДУЛЛИН, район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары:
-
Кукмара сәнгать мәктәбе укучысы Сочига барачак
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучысы Әнвар Хәсәнов (укытучысы - Россия Федерациясенең гомуми белем бирү буенча мактаулы хезмәткәре Регина Вәккасова) "Кинотаврик" Халыкара балалар сәнгате фестиваленең "Балалар кинематографиясе" номинациясе буенча сайлап алу турын уңышлы узды һәм көз көне Сочида үтәчәк фестивальгә чакырылды. Әнвәр Самара балалар киностудиясендә төшерелгән "Шаян да, җитди дә" дигән...