Тикшерүгә Кытай, Белоруссия һәм Россиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Иваново, Тула, Чиләбе өлкәсе һәм Краснодар өлкәсен дә кертеп барлыгы 15 төбәгендә җитештерелгән 75 бренд эшләнмә алынган. Киемнәр 58 параметр: токсик матдәләргә, буяу ныклыгына, тукыманың "сулавына", дым сеңдерү һәм тоту, ныклык, югач үз-үзен тотышы кебек сыйфатлар буенча тикшерелгән.
Гомумән алганда, сарафан һәм итәкләр сыйфатлы булып чыккан. 75 сәүдә маркасыннан 45е югары сыйфатлы дип табылган. Җидесе Дәүләт сыйфат билгесен дәгъвалый ала, диелгән. Шулай да, җитештерүчеләрнең барысы да намус белән эшләми. Тикшерелгән 75 үрнәкнең 21ендә тукыма дым сеңдерү һәм тоту буенча булган таләпләргә туры килмәгән. Узган ел егетләр формасын тикшергәндә бу сан 98гә - 41 булган.
Сүз уңаеннан, узган елгы тикшерүдә ир балалар чалбарларында санитар-гигиена тайпылышлары да табылган булган.
Нет комментариев