13 апрель 2016 яңалыклары
-
Финанс пирамидалары: халык һаман алдана
Татарстанда икътисади җинаятьләр саны елдан-ел арта. Әлеге вәзгыять, беренче чиратта, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Ник дигәндә, җинаятьчеләр халыкны алдау өчен иң уңышлы чорның нәкъ менә кризис вакыты булуын аңлап эш итә. Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр исә җинаять юлына басудан да тартынмый... Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык...
-
Путин төнгә кадәр "Туры линия"гә әзерләнә
Иртәгә, 14 апрельдә, Владимир Путин халык белән туры элемтәгә чыга. Ел саен уздырылучы чара - Россия Президенты белән туры линия 12:00 сәгатьтә башланачак. Президентның халыктан килгән сорауларга җавабын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган программалардагы кебек үк ил башлыгы Россия халкы...
-
Апрельнең үз сюрпризы: кыр эшләре айның беренче яртысында ук башланды (фото)
Әле яңгыр, әле кар сибәләп үтә, шул арада болытлар арасыннан кояш та елмаеп куя. Мондый алдавыч һава торышы белән басу-кырларның кардан арчылганын сизми дә калганбыз. Әмма игенчеләрне әлеге тозакка эләктерим димә, аларда язның һәрбер көне, сәгате исәптә. Әлегә такыр булган басуларның киләчәк уңышы игенченең бүгенге тырыш хезмәтенә, игътибарына бәйле шул....
-
Кукмарада алты яшьлек баланы машина бәрдергән
12 апрельдә, кичке сәгать бишләр тирәсендә, поселокның Гафиятуллин урамындагы "Кояшкай" балалар бакчасы янында юл фаҗигасе була. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, чит ил автомобилендә хәрәкәт иткән 36 яшьлек шофер, юлга кинәт йөгереп чыккан баланы бәрдерә. Алты яшьлек малай төрле тән җәрәхәтләре белән район үзәк дәваханәсенә җибәрелә....
-
Исемдә калганнардан
Җәйге җылы көн. Йомшак чирәм балаларның ялан аякларын иркәли. Кечкенә инеш янында әби-чәби, апалар, бала-чага кайнаша. Уразай авылыннан Равия апа Камалиева Сабантуйга тартырга дигән бодаен инеш суында юган да, ап-ак капчык өстенә кибәргә тараткан. Камыр уңа болай итсәң, шуңа тырышуым, ди ул. Кемдер бәбәй арбасындагы җиз бизәкләрне ком белән ышкып...
-
Район Мәдәният йортында “Җыр белән хезмәтне бәйләп” дигән халык иҗаты фестивале башлана
Хөрмәтле кукмаралылар! 14 апрель көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә "Җыр белән хезмәтне бәйләп" дип исемләнгән халык иҗаты фестивале кысаларында Кукмара аграр көллияте коллективының концерты була. Башлана 19 сәгатьтә. Билет бәясе 50 сум. 19 апрельдә - Пенсия фонды идарәсе, үзәкләштерелгән бухгалтерия. 20 апрельдә - А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицей, 3 номерлы мәктәп....