Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Путин төнгә кадәр "Туры линия"гә әзерләнә

Иртәгә, 14 апрельдә, Владимир Путин халык белән туры элемтәгә чыга. Ел саен уздырылучы чара - Россия Президенты белән туры линия 12:00 сәгатьтә башланачак. Президентның халыктан килгән сорауларга җавабын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган программалардагы кебек үк ил башлыгы Россия халкы...

Иртәгә, 14 апрельдә, Владимир Путин халык белән туры элемтәгә чыга. Ел саен уздырылучы чара - Россия Президенты белән туры линия 12:00 сәгатьтә башланачак.

Президентның халыктан килгән сорауларга җавабын "Беренче канал", "Россия 1", "Россия 24", "Маяк" радиостанциясе, "Вести FM" һәм "Радио России" трансляцияли. Узган программалардагы кебек үк ил башлыгы Россия халкы белән аралашу барышында бездәге тормыш, халыкара хәлләр турында сөйләр, дип көтелә. Узган ел Владимир Путин 4 сәгатькә якын сузылган тапшыру барышында 74 сорауга җавап биреп өлгергән иде.

Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков җиткерүенчә, Владимир Путин бүген төнгә кадәр ил гражданнары белән аралашырга әзерләнәчәк. Аның "Туры линия"гә кадәр бернинди гамәви чаралары да планлаштырылмаган. Президент үзенә кирәкле мәгълүматны Министрлар Кабинеты һәм Президент хакимияте бүлекчә белгечләреннән сората. "Шуңа да бу көннәрдә барысы да телефон янәшәсендә утырырга тырыша", - дигән Песков.

Кабул ителгән сораулар саны бер миллион чиген узган инде.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев