Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин сүзләренә караганда, 2015 елда республикада икътисади юнәлештәге 2900 җинаять теркәлгән. Бу - 2014 ел белән чагыштырганда 400 очракка күбрәк. Илдәге катлаулы икътисади вәзгыять чорында әлеге төр җинаятьләрнең артуы гадәти хәл, дип ассызыклый белгечләр. Шуңа да. хокук сакчылары бу өлкәгә аеруча зур игътибар бирә. Мәсәлән, 2015 елда гына да полиция хезмәткәрләре икътисади җинаятьләр китергән 2 миллиард сумнан артык (!) зыянны каплатуга ирешкән.
Агымдагы ел нәтиҗәләренә килгәндә, 2016 елның ике аенда гына да икътисади юнәлештәге 700 җинаять ачыкланган.
14 миллион сум акчаның 11 миллионы кая?
- 2015 елда торак-коммуналь хуҗалык тармагында ачыкланган җинаятьләр саны аеруча артты. Әлеге күрсәткеч 94 процентка җитте. 2015 елда бу өлкәдә барлыгы 74 җинаять ачыкланды. Зыян күләменең 100 миллион сум тәшкил иткәнлеге билгеле. Хәзерге вакытта әлеге зыянның 75 проценты капланды инде, - дип ассызыклады Илдар Сафиуллин.
Бактың исә, тармактагы җинаятьләрнең күбесе идарәче компанияләр һәм торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләре тарафыннан кылына икән. Кагыйдә буларак, алар халыктан торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен дип җыелган акчаларны урлый. Мәсәлән, 2015 елда гына да хокук сакчылары 76 җинаять буенча 28 җинаять эше ачкан. 28 затның җаваплылыкка тартылганлыгы билгеле.
Кайсыбер мисалларга тукталыйк. Коммуналь хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә торган оешма җитәкчесе бер фирма белән ягу җиһазы урнаштыру турында 14 миллион сумлык контракт төзегән. Әлеге акчалар компания хисабына күчерелгән һәм тиз арада ягу җиһазын урнаштырып та куйганнар. Тик соңрак бу эшчәнлек 14 миллион сумга түгел, ә нибары 3,5 миллион сумга гына башкарылганлыгы ачыкланган. Калган акчаларның кая киткәнлеге исә билгесез. Хәзерге вакытта әлеге җинаять эше буенча тикшерү тәмамланган инде.
Халык һаман алдана...
Финанс пирамидаларына тукталсак, бу тармак һаман да хокук сакчыларының баш бәласе булып кала бирә.
2015 елда Татарстанда 15 финанс пирамидасы буенча 24 җинаять эше ачылган. 3 җинаять эшенең судка җибәрелгәнлеге мәгълүм. Хөкем ителүчеләр саны исә - 4.
- Финанс пирамидалары турында күпме генә кисәтүгә карамастан, халык һаман да әлеге оешмаларга ышана. Аларның җиңел генә акча эшлисе килә: соңгы акчаларын да кызганмыйча, әлеге оешмаларга илтеп тапшыралар. Күршеләре, якыннарыннан әҗәткә акча алырга да тартынмыйлар, хәтта, - дип борчылуын белдерде җитәкче.
Хәзерге вакытта Эчке эшләр министрлыгы финанс пирамидалары белән бәйле 30дан артык җинаять эшен тикшерә. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Россиядә һаман да беренче урынны тота.
- Бу аңлашыла да: Татарстан икътисади яктан шактый алга киткән төбәк. Кризиска кадәр халык шактый гына акча да тупларга өлгерде. Шикле оешмалар ярдәмендә исә алар бу акчаларын тагын да арттырырга теләде һәм тишек тагарак янында калды... - дип дәвам итте сүзен Илдар Сафиуллин.
Җитәкчене шунысы шаккаттыра: хәзерге финанс пирамидалары "кармагына" эләгүчеләр арасында 1990нчы еллардагы "МММ" корбаннары да бихисап икән. "Халыкның бу адымы бөтенләй дә аңлашылмый", - ди хокук сакчысы.
2015 елда Эчке эшләр министрлыгына финанс пирамидаларыннан зыян күргән 4,5 мең кеше мөрәҗәгать итсә, агымдагы елда андыйлар саны әлегә бик аз. Соңгы мәгълүматларга караганда, 2016 елның ике аенда хокук сакчыларына 56 гариза гына килеп ирешкән.
Финанс пирамидалары: халык һаман алдана
Татарстанда икътисади җинаятьләр саны елдан-ел арта. Әлеге вәзгыять, беренче чиратта, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Ник дигәндә, җинаятьчеләр халыкны алдау өчен иң уңышлы чорның нәкъ менә кризис вакыты булуын аңлап эш итә. Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр исә җинаять юлына басудан да тартынмый... Татарстан Эчке эшләр министрлыгының икътисади куркынычсызлык...
Татарстанда икътисади җинаятьләр саны елдан-ел арта. Әлеге вәзгыять, беренче чиратта, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять белән аңлатыла. Ник дигәндә, җинаятьчеләр халыкны алдау өчен иң уңышлы чорның нәкъ менә кризис вакыты булуын аңлап эш итә. Җиңел генә акча эшләргә теләүчеләр исә җинаять юлына басудан да тартынмый...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев