12 декабрь 2016 яңалыклары
-
27 градуска кадәр суыта
Иртәгә, 13 декабрь көнне Татарстан Республикасында төнлә һәм иртән аязган вакытларда, көнчыгыш районнарда һава температурасы 25-27 градуска кадәр түбәнәячәк дип көтелә. Бу хакта Татарстанның гидрометеоүзәге хәбәр итә. Төнлә һәм көндез томан, күз күреме 500 метр һәм аннан азрак тәшкил итәчәк, диелә хәбәрдә. http://tatar-inform.tatar
-
Кукмарада “Кыш бабайдан биш бүләк” акциясе бара
Сабый чактан ук Яңа елны могҗизалар алып килүче буларак күзаллыйбыз. Әнә, өч атка җигелгән тарантаста зур гәүдәле, ап-ак сакаллы Кыш бабай, бураннар туздырып, бәс сарган урман эченнән килеп чыга да, тылсымлы таягы белән селтәнеп җибәрүгә бар дөнья сихри матурлыкка чума. Ә аркасына аскан капчыгында ниләр генә юк аның... Ә бүләкләре...
-
Байлангарда яшәүче Тәскирә апа Закирова Төньяк Кавказда дәваланып кайткан
"Карт аю урманда гына була ул!" Картаю белән килешмичә, яшь күңелле булып калган өлкәннәрдән еш кына шундый шаяру катыш сүзләрне ишетергә туры килә. Олыяз авылында туып, Байлангар авылында тормыш корып яшәүче Тәскирә апа Закированың да, 88 яшен тутыруга карамастан, еллар агышына бирешергә исәбе юк. Гомер буе колхозда сыер савучы булып...
-
Утыртсаң – махсус утыргычка гына!
Юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына олылар белән беррәттән, сабыйларның үлүе бигрәк аяныч. Аварияләр күрсәткечләре дә балаларның һәрвакыт рискта булуын ассызыклый. Бу, беренче чиратта, машина йөртүчеләрнең игътибарсызлыгына да бәйле. Пассажирларның куркынычсызлык каешларына игътибар бирмәүләре, балаларны махсус утыргычка утыртмау - боларның барысы өчен дә түләргә туры килә. Һәлакәтләрдә күкрәк балаларының һәлак булуы аеруча...
-
Мин татар малае булам (шигъри мизгел)
Мин татар малае булам, Ильяс - минем исемем. Фамилиям - Хисмәтов, Шәп булырга исәбем. Җырларга да оста мин, Биергә дә яратам. Баянымны кулга алсам, Сандугачтай сайратам. Тукай шигырьләрен сөйлим, "Шүрәле", "Су анасын". Җәйләр саен су буеннан Эзлим алтын тарагын. Күзегездән күреп торам, Мактанчык бу, дисездер. Минем тормыш дивизымны Сез әле...
-
Вахит клубында үткән КВНда шаяннар һәм тапкырлар катнашты (фото)
КВНда Вахит, Янил, Каенсар, Зур Сәрдек, Лельвиж, Байлангар авылларыннан килгән командалар көч сынашты. Һәр команда үзенең осталыгын, уңган-булганлыгын күрсәтте. Жюри барлык катнашучыларга зур рәхмәтен җиткерде. КВНда Вахит авылы командасы җиңүче дип танылды. Алар бәйгенең ярымфиналында чыгыш ясаячаклар. Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты, автор фотолары.
-
Гомеренең соңгы көннәрендә: “Елмаясым да килми бит,”- дия иде
Үләренә кырык көн кала кешенең сөмсере коелыр, диләр. Бу вакытта ул күңеле белән башка дөньяда йөри башлый икән. Аллаһы Тәгалә китәр вакыт җиткәнне үзенчә шулай сиздерә. Казан шәһәрендә яшәүче Илнур Вәлиев тә гомеренең соңгы көннәрендә бик моңсу була. Хәтта хатыны Зөлфиягә: "Елмаясым да килми бит", - дип әйтә торган булган....
-
Кукмараның “Ләйсән” балалар бакчасына йөрүчеләр республика фестивалендә өченче урынны алды
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары белән берлектә, талантлы балаларны ачыклау, аларны иҗади эшчәнлекккә этәрү, татар телен саклау һәм үстерү проблемаларына юнәлтелгән "Сәйяр" балалар-яшүсмерләр театрының республикакүләм фестиваль-конкурсын уздырды. Җиңүчеләрне тәбрикләү Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында үтте. 200дән артык балалар театр коллективы...
-
"Өч ел нервы туздырып яшәдем дә, әниеңә өйлән дип, китеп бардым"
Булачак ирем белән әле йөрешкәндә үк сизгән идем: әнисе артык кысыла сыман. Кичләрен: "Син кайда әле?", "Кайтасыңмы әле?", "Кемнәр белән утырасың?" - дип әллә ничә шалтыратыр иде. Әни кеше буларак үзем хәзер аңлыйм да инде: бала өчен шулай борчыласың инде ул. Машинада йөргәч бигрәк тә кайгыргандыр. Алай-болай салган килеш утырмыймы,...
-
Казан кызлары һәм казан
Елдагыча авылга бәрәңге алырга студентлар кайтты. Шулар арасыннан дүртесен вакытлыча яшәргә Зәйнәпкә керттеләр. Зәйнәп ялгыз хатын, өе иркен, күңеле киң. Ул фермада бозау караучы булып эшли. Авылга кем килсә дә, рәис аңа җибәрә. Ул гаҗәеп яшь чырайлы, уен-көлкегә дә битараф түгел, беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, юктан гына да бала-чагадай...
-
Бүген кукмаралыларны прокуратура хезмәткәрләре кабул итә
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне уңаеннан 12 декабрьдә район прокуратурасында 12.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү үткәрелә. Прокуратураның адресы: Кукмара поселогы, Ленин урамы, 40. 2-65-51 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.