Байлангарда яшәүче Тәскирә апа Закирова Төньяк Кавказда дәваланып кайткан
"Карт аю урманда гына була ул!" Картаю белән килешмичә, яшь күңелле булып калган өлкәннәрдән еш кына шундый шаяру катыш сүзләрне ишетергә туры килә. Олыяз авылында туып, Байлангар авылында тормыш корып яшәүче Тәскирә апа Закированың да, 88 яшен тутыруга карамастан, еллар агышына бирешергә исәбе юк. Гомер буе колхозда сыер савучы булып...
"Карт аю урманда гына була ул!" Картаю белән килешмичә, яшь күңелле булып калган өлкәннәрдән еш кына шундый шаяру катыш сүзләрне ишетергә туры килә. Олыяз авылында туып, Байлангар авылында тормыш корып яшәүче Тәскирә апа Закированың да, 88 яшен тутыруга карамастан, еллар агышына бирешергә исәбе юк. Гомер буе колхозда сыер савучы булып эшләгән бу апа, күз тимәсен, әле дә үз көчендә. Быел аны кече кызы Мөнирә Төньяк Кавказның Карачаево-Черкесия республикасындагы шифаханәгә алып барган.
-Казаннан автобуска утырып, Теберда шәһәренә кадәр юлны тәүлек ярым үттек, - дип сөйли ул. - Утыргычка ятыбрак, ял итеп бар, дисәм дә әниемә, ризалашмады. Юк, тәрәзәдән дөнья күреп барасым килә, диде. Бигрәк тә Волгоград шәһәре турысыннан узганда аның зурлыгына, матурлыгына исе китте.
Шифаханәдә күптөрле дәвалау чаралары үтә Тәскирә апа. Шуларның берсе - атка атланып йөрү. Фотосурәтләрен күрмәгән булсам, тугыз дистәсен тутырып килгән әбинең ияр өстендә утыруына ышанмас идем, билләһи. Батыр йөрәкле икән! Ничек менеп атлана алды икән, дип аптыравыма каршы:
-Тренерлар бик җиңел генә күтәреп утырттылар, - дип җавап бирде Мөнирә ханым. - Авыл җирендә яшәгәч, мондый зур малны күрмәгән кеше түгел бит әнием: элгәре йөк-мазар алып кайтасы булса, юлга ат җигеп чыкканнары истә әле. Ә атларны мәрхүм әтиебез Киров якларына эшкә барган җиреннән алып кайта иде.
Әнисе турында сөйләп, тагын шаккатырды әле безне әңгәмәдәшебез. Әлеге шифаханәдә дәваланганда Домбай шәһәренең тау чаңгысы курортын күреп кайтырга булганнар. Тәскирә апа асылмалы канат юлының вагончыгына һич шикләнмичә кереп утырган һәм җир өслеген рәхәтләнеп югарыдан күзәтеп барган, биеклектән куркуын сиздермәгән.
Зоопаркка да беренче тапкыр баруы була аның. Андагы хайваннарны зур кызыксыну белән карап йөргән. Ә менә Архыз шәһәрендәге Россиянең иң зур обсерваториясенә юллары уңмаган: бикле булып, Тәскирә апага телескоп аша йолдызларны күзләү насыйп булмаган. Хәер, көпә-көндез күренми бит ул күк җисемнәре, аннары карарга рөхсәт итәләрме икән әле? Шулай да кәефләре кырылмаган, бу астрономия үзәген тышкы яктан да күрү ни тора! Экскурсия программасында каралганча, юлда әле җирле сарыклар итеннән әзерләнгән шашлык, тау елгаларыннан тотылып кыздырылган форель балыгы, кымыз белән сыйланганнар.
-Гомумән, әнием өйгә бик канәгать булып, күңеле үсеп, яшисе килеп кайтты. Тәэсирләреннән берничә көн буе арына алмады әле, - дип сөйли кызы. - Бик сөендем аның өчен. Әниемнең моңарчы авылдан еракка сәфәр чыкканы юктыр дип уйлаган идем. "Нишләп булмасын, әтиең "кукурузник"ка (АН-2 самолеты) утыртып, Кировка алып барган иде", - дип җавап бирде.
Тәскирә апа инде мәрхүм тормыш иптәше Шәякбәр абый белән биш бала тәрбияләп үстергән. Кызларының исемнәре дә охшаш яңгырашлы: Тәслимә, Мөслимә, Мөэминә, Мөнирә. Ә улларына Нурмөхәммәт дип исем кушканнар. Балалары кечкенәдән үк хезмәт сөючән булып, әти- әниләренә хуҗалыктагы мал-туарны, кош-кортны карарга, башка эшләргә булышып үскәннәр.
-Моннан тыш әни безне кечкенәдән үк фермага эшкә ияртеп бара иде, - дип истәлекләрен яңарта Мөнирә ханым. - Ә инде күпләп казлар асрау йоласы әниемнән Мөслимә апама күчте. Ул ел саен иллешәр бәбкә алып үстерә, көзен зурлап каз өмәләре үткәрә. Башка туганнарым да кош-корт, маллар асрыйлар.
Тәскирә апаның күңеле тыныч, мөгаен: балаларының барысы гаиләле, тормышта үз урыннарын тапканнар. Ун оныгы, 13 оныкчыгы бар. Үзе төп йортта улы-килене Сүрия тәрбиясендә гомер кичерә. Кул кушырып утыруны өнәми: йон эрләп, оекбаш-бияләйләр бәйли. Кызлары да гел кунак итә үзен. Яшел Үзән районының "Майский" совхозында инде егерме елдан артык хезмәт куючы кызы Мөнирә исә, вакыты булганда, кышын- язын күчтәнәчкә яңа өлгергән кыяр-помидорлар алып кайты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев