Казан кызлары һәм казан
Елдагыча авылга бәрәңге алырга студентлар кайтты. Шулар арасыннан дүртесен вакытлыча яшәргә Зәйнәпкә керттеләр. Зәйнәп ялгыз хатын, өе иркен, күңеле киң. Ул фермада бозау караучы булып эшли. Авылга кем килсә дә, рәис аңа җибәрә. Ул гаҗәеп яшь чырайлы, уен-көлкегә дә битараф түгел, беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, юктан гына да бала-чагадай...
Елдагыча авылга бәрәңге алырга студентлар кайтты. Шулар арасыннан дүртесен вакытлыча яшәргә Зәйнәпкә керттеләр.
Зәйнәп ялгыз хатын, өе иркен, күңеле киң. Ул фермада бозау караучы булып эшли. Авылга кем килсә дә, рәис аңа җибәрә. Ул гаҗәеп яшь чырайлы, уен-көлкегә дә битараф түгел, беркатлы, ни әйтсәң дә ышана, юктан гына да бала-чагадай куана белә торган кеше. Яшьләр белән яшьләрчә, картлар белән картларча күңелгә үтеп керердәй итеп сөйләшә, аның беркем белән дә сүзгә килеп, ямьсезләнеп йөргәнен хәтерләмим. Вакытлар үткәч тә анда яшәп киткән кызлар, егетләр күчтәнәчләр алып кайтып, аның хәлләрен белеп, булышып китәләр иде.
Бу юлы да ул беренче эш итеп, кызларның һәрберсе белән танышып чыкты. Ә кызлар Казан шәһәреннән, шунда туып-үскәннәр икән. Әле институтның беренче курсын гына тәмамларга өлгергәннәр.
Кич-кырын кызлар янына авыл егетләре дә үзләрен күрсәтергә җыелыштылар, гармун тартып, кичке уенга чакырдылар. Шуннан китә танышулар, серләшүләр, тагын күрешергә сүз куешып, адрес бирешүләр. Ә Зәйнәп егет-кызларга арадашчы да була белә, кирәк чакта киңәшләрен дә жәлләми, үзенең яшь вакытларын сөйләп көлдерә.
Шулай күңелле генә көннәр уза. Берсендә Зәйнәп кызларга: "Мин кайтуга мунча ягып куегыз әле. Бу арада эштән бик арып кайтыла. Казанын да юып алыгыз. Мин казлар өчен бәрәңгене шунда гына пешергән идем", - дип, тынычлап эшенә китеп барды. Эш кушып ялгышканын соңлап кына аңлый ул. Кайткач ни күрсен: кызлар бер тирәгә җыелышып, аның килеп кергәнен дә сизмичә, мәш килеп нидер эшләп яталар. Зәйнәп якынрак барып караса - сүзсез калды, үз күзләренә үзе ышана алмады, ни еларга, ни көләргә белмәде. Юар өчен казанны мичтән кем кубара, әкәмәт! Кызлар тырышып казан кыралар, ә үзләрен танырлык түгел: корымга баткан. Алар да Зәйнәпнең төс-кыяфәте үзгәргәнен күреп, ярамаган эшкә тотынганнарын аңладылар, ахры, Зәйнәп ни әйтер дип туктап калдылар. Баксаң, Казан кызларының бу беренче тапкыр мунча ягулары булган икән.
Икенче көнне иртүк торып мичен сылады Зәйнәп. Менә шулай да була икән, аңлата алмасаң җайлап.
Кызлар калага укырга киткәнче авыл тормышына яраклашып өлгерделәр, әле берсе үзенә тиңен табып, авыл тормышын сайлады һәм моңа һич кенә дә үкенми.
Ә бу вакыйганы, бер кызык итеп, килгән-белгәннәргә Зәйнәп сөйләп күрсәтә.
Дәлфирә ГАЛИМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев