12 апрель 2017 яңалыклары
-
Кукмарада юл фаҗигасе
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, 10 апрельдә поселокның Степан Разин урамы, 91 йорт янында юл-транспорт һәлакәте була. Бер автомобиль шоферы, артка таба чигенгәндә чит ил машинасын бәрдерә. Кешеләргә зыян килми. Җәяүлеләрдән һәм шоферлардан юлларда сак һәм игътибарлы булуларын сорыйбыз. http://newsregions.ru
-
Орлык чәчү календаре
http://intertat.ru
-
Əбри Хәбри: «Күзләр хәзер турайды»
Əбри Хәбриевның соңгы арада төшкән фотоларында гел күзлек белән күрергә мөмкин. Бу имидж өченме? Әллә сәбәп башкадамы? Бу сорауга ул үзе җавап биргән: "Күзгә операция ясаттым, хәзер күзләр турайды. Күзләрне саклыйм, руль артында, телевизор алдында утырганда, табиблар киңәше буенча, күзлек киям. Чебоксарның Федоров клиникасында ясаттым. Анализлар, тикшеренүләр белән бергә 21...
-
Полициядә 1 квартал нәтиҗәләре буенча утырыш үтте (фото)
Район эчке эшләр бүлегендә агымдагы елның 1 квартал нәтиҗәләренә багышланган утырыш узды. Утырышта бүлек начальнигы Рамил Нургалиев чыгыш ясады, шулай ук хезмәт эшчәнлеге буенча аерым бүлек җитәкчеләренең дә хисаплары тыңланды, дип яза http://kukmor-ovd.ru
-
Билгесез зат Байлангар авылы кешесенең өеннән 500 мең сумга якын акчасын урлап чыккан
2 апрельдән 8 апрельгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частендә 75 гариза һәм хәбәр теркәлә, шуларның 3се җинаятьләр турында.
-
Казан мэры Илсур Метшин башын пеләшкә алдырырга ышандыра - тик бер шарт белән
Казан мэры һәм "Рубин" футбол клубы президенты Илсур Метшин "Рубин" футбол командасы Европа лигасына эләгә калса, башын пеләшкә алдырырга ышандыра. Бу хакта ул "Известия"га биргән интервью вакытында сөйләгән. Казан футбол командасы киләсе сезонда Европа лигасына эләгә калса, УЕФАның финанс fair play күрсәткеченә туры килә алачак, дип ышандыра Илсур Метшин. "Рубин"ның...
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 13 апрельдә, синоптиклар Кукмарада аязучан болытлы һава торышы фаразлый, яңгыр явуы ихтимал. Иртән һава температурасы +3, +5, көндез +5, +7, кичен +4, +6 градус тирәсендә тирбәләчәк. Атмосфера басымы 745 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә, дымлылык 85%. фото http://www.evening-kazan.ru
-
14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керү тыелачак
14 яшьтән кечерәк балаларга социаль челтәрләргә керүне тыю турында канун өлгесе Думага кертелде. Яңа канун өлгесе буенча, кулланучыларның яшен ачыклау өчен, социаль челтәрләрдә теркәлү шәхси таныклыкны күрсәтеп кенә мөмкин булачак. Моннан тыш, кулланучылар теркәлгәндә ялган исемнәр яза алмаячак.
-
Кәбестә үстерү серләре
Соңгы елларда кәбестә үстерүгә караш үзгәрде, кыяр белән помидордан бер дә калышмый. Бу яшелчәне үстерүнең әллә ни авырлыгы юк. Иң беренче таләп - дөрес итеп утырту. Беренче чын яфракка кадәр утыртылып, кәлшә җир өслеге белән тигез калырга тиеш. Әгәр беренче чын яфрак өстә калса, кәбестә соң һәм нәзек формалаша. Ә...
-
Лубян көллиятендә төзекләндерү эшләре бара (фото)
Көллият директоры Афанасий Данилов сүзләренә караганда, капиталь төзекләндерү вакытында стена, идән, түшәмнәр тулысынча яңартылган, ишекләр, электрүткәргечләр, җылылык системасы алыштырылган. Төзекләндерү эшләрен Вадим Әхәтов җитәкчелегендәге "Стройком" оешмасы хезмәткәрләре башкара. -Бүгенге көнгә 8 уку кабинеты инде әзер. Тиздән калганнары да эшләнеп бетәчәк. Яңа уку елында укучыларны яңартылган уку бинасында каршы алырбыз, дип...
-
"Ике сарыкны, "арендага" алган бер центнерлы нәсел тәкәсен урлап чыкканнар"
«Шәкүр карак"лар заманы артта калса да, мал-туар угрылары һаман табылып тора. 9 апрель көнне Сарман районының Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Солтановлар хуҗалыгыннан өч баш сарык урлап чыгалар. Бу хакта район газетасы "Иске Минзәләбашта сарыклар урлаганнар - аларның ите кеше гомере өчен куркыныч!" дип язып чыкты. Баксаң, шул арада гына районның...
-
“Тойма” җәмгыятендә булсынга дип эшлиләр
Ниһаять, яз кояшы соңгы көннәрдә җылы нурлары белән сөендерә башлады. Тау битләрендә, басулардагы кар катламы җир битеннән юып алгандай эреп юкка чыга. Авыл хуҗалыгы тармагында язгы чәчүгә ахыргы әзерлек эшләре бара. Соңгы вакытта дуңгызчылык тармагын бетереп, орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Тойма" җәмгыяте территориясендә дә җанлылык сизелә: механизаторлар техника янында кайнаша, орлык...
-
“Россельхознадзор” кисәтә: Чисталык һәм тәртип сезгә бәйле!
Җирне чүп-чар, каты көнкүреш калдыклары белән пычрату җир законын бозуның иң таралган тәре. Нәтиҗәдә, җир физик яктан гына пычранмый калмый, туфракның уңдырышлы катламы тыгызлана, аның су һәм һава үткәрүчәнлеге бозыла. Җирне саклау, яхшырту, җил, су эрозиясеннән саклау һәм җирнең торышы сыйфатын бозучы, әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаучы башка процессларны кисәтү...
-
Кукмарага шәһәр статусы бирү хупланды
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Кукмарага шәһәр статусын бирүне хуплады. (Казан, 12 апрель, "Татар-информ", Елена Мельник). Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты Кукмарага шәһәр статусын бирү турындагы канун проектын һәм әлеге уңайдан республика канунына үзгәрешләр кертүне хуплады. Канун проекты Татарстан парламентына Кукмара районы...
-
Имтиханга кергәндә укыла торган догалар
Алда имтиханнар чоры. Балаларның да, ата-аналарның да иң еш борчыла торган, күңел тынычлыгын югалта торган вакыты бу. Имтиханнарга әзерлеклеме син, юкмы - монысы бер мәсьәлә, ә әзерләнеп тә авыр сорау туры килү яки белгәнеңне дә әйтә алмый югалып калу, зиһенеңне җыя алмый азаплану - монысы бөтенләй башка. Бу халәтләр үз-үзеңне...