12 апрель 2017 яңалыклары
-
Кукмарада җәяүлеләр юлына брусчатка җәя башлыйлар (фото)
"Строй-Гарант" төзелеш оешмасы егетләре хәзерге вакытта поселокның Ленин урамында эшлиләр.
-
Әсән-Елга китапханәчесе балалар иртәсе уздырды (фото)
Әсән-Елга балалар бакчасында "Әкиятләр илендә" дигән балалар иртәсе үткәрелде. Бакчага йөрүче сабыйлар әкиятләрне бик яраталар. Алар чарада әкият геройлары белән очраштылар, "Әкиятне таны" дигән викторинада катнаштылар һәм үзләре дә "Теремкәй", "Йомры икмәк", Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Бу чара балаларның әкиятләр белән кызыксынуларын көчәйткәндер, дип уйлыйм. Әлфинә НӘФЫЙКОВА
-
Бәрәңгене тараттык, чиратта - катнаш азык (фото)
Язга чыккач, иң кирәкле әйберләрнең берсе дип, моннан бер ай элек киләсе яртыеллык өчен газетабызга язылучылар арасында дүрт капчык бәрәңге уйнатырга булдык. Бу турыда райондашларыбызга да "Утыртсаң дүртне - алырсың ундүртне" дигән акция башлануы турында газетабызның һәр санында хәбәр итеп тордык. Безнең үтенечебезгә колак салып, "Гала" сортлы орлык бәрәңгесе белән...
-
Кукмарада 22 апрельдән ау сезоны башланачак
Аучылар игътибарына! 22 апрельдән кыр казы, кыр үрдәге һәм вальдшнеп дигән кошка ау сезоны башлана, дип хәбәр итте Кукмара урманчылыгының участок мастеры Илфат Ибраһимов. -Ау сезоны 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Ауга чыгу өчен иң элек әлеге сезон өчен юллама алырга кирәк була. Юллама 2 мең сум тора. Законсыз рәвештә...
-
Яман чир белән көрәшүче ике бала анасы: "Яшисем килә!"
Казанда яшәүче 40 яшьлек Венера Гайнетдинова бу сүзләрне еш кабатлый. Ике бала анасы инде бер ел буе яман чиргә каршы көрәшә. Туганнары да, дуслары да Венераның сәламәтләнүен теләп, төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Барысында да бер генә теләк - якын кешеләрен терелтәселәре килә. Венера узган елның апрелендә авырып китә. Иң элек...
-
Татарстан парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Кукмарада күчмә утырыш үткәрде (фото)
Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты Кукмара районында күчмә утырыш уздырды. Утырышта Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Мамадыш, Теләче, Саба район Советларыннан да профильле комиссия рәисләре катнашты. Чарага шулай ук Татарстан Республикасының җәмәгать судьясы вазыйфасына дәгъва кылучылар да чакырылган иде. Көн тәртибендә каралган мәсьәләләр буенча фикер алышканнан соң, кунаклар...
-
Район Советында үткән террорга каршы комиссия утырышыннан фоторепортаж