“Тойма” җәмгыятендә булсынга дип эшлиләр
Ниһаять, яз кояшы соңгы көннәрдә җылы нурлары белән сөендерә башлады. Тау битләрендә, басулардагы кар катламы җир битеннән юып алгандай эреп юкка чыга. Авыл хуҗалыгы тармагында язгы чәчүгә ахыргы әзерлек эшләре бара. Соңгы вакытта дуңгызчылык тармагын бетереп, орлыкчылык белән шөгыльләнүче "Тойма" җәмгыяте территориясендә дә җанлылык сизелә: механизаторлар техника янында кайнаша, орлык...
Алар кырга чыгарга әзер
-Язгы кыр эшләренә көздән әзерләнеп куйдык, - дип каршы алды безне баш агроном Мөнир абый Галимҗанов. - Кырда өзеклекләрсез эшләү өчен барлыгы 1 миллион 325 мең сумлык ягулык-майлау материаллары тупладык. Болар барысы да үзебезнең акчага булдырылды, ягъни бернинди кредитлар да алырга туры килмәде. Чәчүлек материалның күп өлеше үзебезнеке, шулай да тәҗрибә ясау максатында яңа сортлар да чәчәбез. Донской, Липецк, Ульяновск, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшерү институтлары белән хезмәттәшлек итәбез.
"Тойма" җәмгыяте Татарстанның элиталы орлыклар ассоцияциясенә керә. Бу юнәлештә ике линиядә эш алып барыла: бөртекле ашлык һәм күпьеллык үлән орлыклары җитештерелә.
-Күпьеллык үләннәр белән шөгыльләнүнең өстенлеге игү чыгымнарының аз, ә сату бәясенең кыйммәт булуында, - дип аңлатты баш агроном.
Алдагы ел уңышына карата үзенең фаразлары белән дә уртаклашты ул. Үткән җәйдән аермалы буларак, быел явым-төшем мул явар һәм арпа югары уңыш белән сөендерер, дип уйлый белгеч.
"Тойма" җәмгыятенең, күрше төбәкләрдән дә арендага алган мәйданнарны кертеп, 2300 гектар җирләре бар. Әлеге гектарларның 850сендә - бөртекле культуралар, 250сендә - рапс, 1165ендә - күпьеллык үләннәр үстереләчәк. Бөртеклеләр орлыгының барысы да элита, ә күпьеллык үләннәрнең яртысы -элита, калганы беренче репродукцияле икән. Үткән ел тоймалылар гектарыннан уртача 39 центнер уңыш җыеп алуга ирешкәннәр иде, ә кайбер басуларда, мәсәлән, бодайның аерым сортының уңышы хәтта алтмыш центнердан да узып китте. Быелгы уңышка тагын да зуррак өметләр баглыйлар. Сигез миллионга якын сумлык 214 тонна минераль ашлама һәм дүрт миллион ярым сумга үсемлекләрне саклау өчен препаратлар сатып алганнар. Язгы кыр эшләрендә тугыз берәмлек трактор, дүрт чәчү комплексы, өч культиватор, ике каток катнашачак. Һава торышы уңай торса, чәчүне алты көндә тәмамлый алырбыз дип ниятлиләр.
Тоймалылар эшче көчләргә дә кытлык кичермиләр. Хуҗалыкта уртача утыз кеше хезмәт куя икән. "Иң сөендергәне - авыл хуҗалыгына яшьләр тартыла башлады, - ди Рәҗәп Галиев. - Беркөнне генә ике егетне эшкә алдык. Кызыксыналар, өйрәнәләр, эшлибез дип торалар".
Җәмгыяттә үткән ел ахырында дуңгыз асрау туктатылган иде. Бушап калган абзарларны хәзер орлык чистарту урыны буларак кулланалар.
Җир кешесе
"Тойма" җәмгыятенең директоры Рәҗәп Галиев белән аралашкан кешеләрнең игътибар иткәне бардыр - ул еш кына "коллективыбыз шәп бит безнең" дип, хезмәттәшләрен мактарга ярата. Шулай да бервакыт баш агроном Мөнир Галимҗановны аерып: "Хуҗалыкның язмышы үз эшенең остасы, тәҗрибәле, тырыш булган әлеге белгеч кулында", - дигән иде.
Мөнир Галимҗановны бар гомерен авыл хуҗалыгы тармагына багышлаган аксакал дисәк тә хата булмас. 41 ел хезмәт стажының 33е игенчелек тармагында үткән. "Тойма" җәмгыятендә эшли башлавына да ун елдан артып киткән инде. Шушы вакыт эчендә ул үсемлекчелек тармагында күп тәҗрибәләр үткәреп карый, зур нәтиҗә бирердәй алымнардан файдалана. "Тойма"да кулланыла торган ноу-тилл (сукаламыйча чәчү) технологиясе райондашларыбыз арасында гына түгел, күрше-тирә районнарда да кызыксыну уята.
-Мин кайда гына эшләсәм дә, юлымда һәрвакыт яхшы кешеләр очрады. Җир аксакаллары Габделхәй Шәмсетдинов, Вакыйф Мөхәрләмов, Райнур Рәхимуллин, Нуретдин Фәләховлар һәрвакыт киңәшләре белән ярдәм итеп тордылар. Алар минем укытучыларым дисәм дә хата булмас. Бүгенге көндә дә район җитәкчелегенең игътибарын тоябыз. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Илдар Габбасов, "Россельхозөентр" үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Айдар Шакиров белән һәрвакыт киңәшләшәбез. Алар белән бергәлектә төрле семинарлар үткәрәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Үзең белгән алымнарны башкаларга да ишеттерәсе, ирештерәсе килә бит ул, - диде ул.
Мөнир абыйдан төнлә белән уятып сорасаң да, һәрбер басу турында сөйләп бирә ала. Кыш көне аларның технологик картасын эшләп куя, шуңа карап, яз көне эш күләме, нинди препаратлар кулланасы, аларның нормасы, гомумән, биредә нинди техника эшләячәген һәм башкаларны билгели. Мөнир абый хәтта механизаторларның да кайсына нинди эш йөкләргә кирәклеген, аларның холык-фигыльләрен белеп бетергән. Мәсәлән, Азат Хаҗиәхмәтовны бик төгәл егет, шуңа агу сибүдә аннан да яхшысы булмас, ә Хәлил Мөхәммәтдинов - төп чәчүче, аның артыннан басу сызган шикелле тип-тигез кала, Радик Зыятдинов исә бик тәвәккәл, нинди эшкә алынса да югалып калмаячак, дип билгеләп үтте. Шулай итеп, ул һәрбер хезмәткәрнең уңай якларын күрә һәм хезмәттә файдалана белә.
-Җитәкчеләр тарафыннан яшь белгечләргә карата фикер үзгәрсен иде. Аларга эшләргә, өйрәнергә мөмкинлекләр бирми торып, югары күрсәткечләргә ирешеп булмый. Әлбәттә, ялгышлар да, югалтулар да булыр, әмма ул икенче юлы үзенең хатасын үзе төзәтәчәк. Мин дә ялгышмадым дип әйтә алмыйм, андый хәлләр дә булды. Чәчү әйләнеше - җиде ел. Кайсы басуда нинди культура югары уңыш биргәнен берничә ел сынамыйча гына төшенеп булмый. Аңа нинди ашлама килешә, һава торышы ничек тәэсир итә - барысын да исәпкә алырга кирәк, әгәр агрономга боларны өйрәнергә мөмкинлек булмый, аны бер урыннан икенче урынга күчереп йөртәләр икән, хезмәтенең мәгънәсе дә, нәтиҗәсе дә булмаячак, - ди белгеч. - Районда пай җирләрен алып, игенчелек белән шөгыльләнергә теләүчеләр арта бара. Әмма алар аның мәшәкате, туфрак эшенең үзенчәлекләре турында уйламыйлар. Дөрес куллансак, җир ул - байлык, әгәр киресенчә икән - авыр йөк. Бер басуга дүрт-биш ел бертөрле культура чәчәләр дә, аннары аның уңышы аз булудан зарланалар. Бу тәҗрибә һәм белем җитмәүдән килә. Табигатьне алай рәнҗетмәсәк иде.
"Эшемне бар күңелемне биреп башкарам. Күп вакытым да хуҗалыкта үтә, басуларны әйләнеп кайтам, җир куенына иңдерелгән орлыклар ничек тишелә, үсә, өлгерә - һәрвакыт карап торам. Өйдәге эшләргә вакыт та калмый", - дигән иде ул. Мөнир абый яхшы авыл хуҗалыгы белгече генә түгел, үрнәк гаилә башлыгы да әле. Алар тормыш иптәше Равилә апа белән өч кыз тәрбияләп үстергәннәр, бүгенге көндә оныклар сөяләр. Әле күптән түгел генә 60 яшен түгәрәкләгән җир кешесен алда бик күп язлар көтә...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев