12 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кеше прокурордан куркырга тиеш түгел – Кукмара прокуроры Ришат Шакиров
Җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапкан инициативалар авторы прокуратура эше, язылган һәм язылмаган кануннар һәм милләт турында интервью бирде. (Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ", Рәмис Латыйпов). Кеше прокуратурага теләсә нинди проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала һәм прокурор халык өчен ачык булырга тиеш. 12 декабрь - Прокуратура көне уңаеннан биргән интервьюсында Кукмара районы прокуроры...
-
Купка башлангыч мәктәбе укучысы Язилә Гасыймованың шигъри мизгелләре
Яңа елга өметләр Яңа елның тууын көтәбез Күңелләргә салып өметләр. Хушлашабыз Иске еллар белән Калмасын дип шунда бәхетләр. Кыш бабайга күпләр ышанабыз: Кич утырып хатлар язабыз, Балачакның гамьсез көннәреннән Киләчәккә күпер салабыз. Телибез без якын юлдашларга Чын күңелдән изге теләкләр. Матур теләк тели белгәнгәдер - Сөенә бит безнең йөрәкләр. Яңа...
-
Эчсәң әгәр дүләнә, гомерең белән түләнә...
Яңа ел каникулларында кем нәрсәдән курка инде: янгын сүндерүчеләр - хәвеф-хәтәр чыгуыннан, табиблар - алкоголь белән агуланучыларның саны артуыннан... Иркутск өлкәсендәге хәлләр бөтен Россияне аягүрә бастырды бит. Исегезгә төшерәбез: декабрьнең икенче яртысында Иркутск өлкәсендә 35-50 яшьлек кешеләр күпләп агуланды. Иркутск шәһәрендә киоск һәм павильоннарда косметик чара буларак сатылган, ванна чистарту...
-
Бүгенге көндә Кукмарадан 85 егет армия хезмәте уза
Район хәрби комиссариатыннан алынган мәгълүматларга караганда, көзге чакырылышта Кукмара районыннан сәламәтлеге яхшы, хәрби хезмәт узарга яраклы, дип табылган 85 егет хәрби хезмәткә алынды. Армиягә баручыларның күбесе урта һәм югары һөнәри белемле, "В", "С" категорияләре буенча автомәктәптә укып, транспорт йөртү таныклыгы алган. Егетләребез бүгенге көндә Калининград, Уссурийск, Самара, Саратов, Мурманск, Мәскәү...
-
Татарстан Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин
Банкны санацияләү турында карар кабул ителгән очракта республика Хөкүмәте әлеге банкны юлга салуда финанс ярдәме күрсәтергә әзер. (Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Рөстәм Кильсинбаев). Татарстан Хөкүмәте, санатор (банк учреждениесенең функциональлеген торгызу өчен җаваплы) табылса, Татфондбанкны капиталлаштырып бетерүдә катнашырга мөмкин. Бу хакта республика Президентына сылтама белән "Прайм" икътисади мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә....
-
Кукмаралылар экология өлкәсендәге тәртип бозулар турында WhatsApp аша хәбәр итә алалар
Татарстанда яшәүчеләр экология өлкәсендәге тәртип бозу очраклары турында моннан соң WhatsApp буенча хәбәр итә ала, дип яза "Шәһри Казан". Законсыз чүп түгү урыннары, су объектларына узып булмаган очракларда, сулыкларга пычрак калдыклар ташлау, һаваны пычрату турында хәзер +79872169779 номеры буенча Telegram һәм WhatsApp мессенджерларына хәбәр юлларга мөмкин.
-
Килен кеше ким кеше: кияү киленне имгәткәнче кыйнаган
Яңа елны каршылагач, кемдер рәхәтләнеп кунактан-кунакка йөри башлый, кемдер үзе туганнарын көтеп ала. Татарстанның «М» районының бер авылында яшәүче Самирхановлар гаиләсе дә елның беренче көнендә кунаклар көтә: шәһәрдән кыз белән кияү кайта. Сиринә әнисе белән эч серләрен уртаклашып мәш килә, яшь ярымлык балдан татлы оныкны да сөеп туймыйлар. Марсель кияү...
-
Кыш көне авылда чүп чыгармыйбыз: без түләргә тиешме? (сорау-җавап)
-Язгы һәм җәйге чорда чүплеккә озатырдай көнкүреш калдыклары, чүп-чар күп була халыкта. Ә менә кыш көннәрендә машинага чүп чыгаручыларны күргәнем юк. Шуңа карамастан, түләү кәгазьләре килә. Түләргә тиешме без? Түбән Комар авылында яшәүче "Эко-Сервис" җәмгыяте директоры Ирек ШӘЙХЕТДИНОВ җавап бирә: -2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе торак Кодексының 30 маддәсенең...
-
Артроздан дәва – намаз
Вакытлар узып алга барган саен, гомер буе җыелып килгән авыру-сырхаулар үзләрен сиздерә башлыйлар икән. Шуңа берәр дустыңны очратуга, сәламәтлек мәсьәләләренә кагылмыйча калмыйсың. Бу юлы да шулай булды. Дустым аяк-тез авыртуына зарланып алды: "Иртән торуга - йөреп китеп, утырсаң - торып китеп булмый, берәр ерак булмаган җиргә җәяүләп барып кайтыйм дисәң...
-
Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы РДК сәхнәсен гөрләтте (фоторепортаж)
Районыбызның оешма-предприятиеләре арасында "Бер очрашу - бер гомер" дигән халык иҗаты фестивале узу хакында хәбәр иткән идек инде. Кичә Кукмара металл савыт-сабалар заводы коллективы да тамашачылар алдында имтихан тотты. Программада җыр-биюләр, пародияләр, конкурслар, мавыктыргыч номерлар бар иде. Концерт бик матур узды. Эльвира Мөбарәкшина, автор фотолары
-
Юл фаҗигасендә кешеләргә зыян килмәгәндә шоферлар евроберкетмә төзи ала
Евроберкетмә системасы шоферларга юл-транспорт һәлакәтләрен ЮХИДИ хезмәткәрләреннән башка гына рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Бәхетсезлек очрагында кешеләргә зыян килмәгәндә машина йөртүчеләр, үзара уртак фикергә килеп, евроберкетмә төзи ала. Автомобиль йөртүчеләрнең икесенең дә ОСАГО полисы булу мәҗбүри. Евроберкетмә төзегәндә һәлакәтнең кайсы урам, йорт яисә юл билгесе янында булуын күрсәтеп, схемасын ясарга, ике шофер...
-
Район прокуроры Ришат Шакиров: “Хезмәтебезгә төп бәя – халыкның ышанычы”
Россия прокуратурасының тарихы 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Указы белән башлана. Император Сенатның беренче генерал-прокуроры итеп Павел Ягужинскийны билгели. "Менә минем күзләрем, алар белән барысын да күреп торачакмын", - ди Петр I аны тәкъдим иткәндә. Прокуратураны оештырып, патша һәр эштә тәртип булу, ришвәтчелек һәм законсызлыкны тамырыннан корыту мәсьәләсен куя....
-
Яңа ел мәшәкатьләрен күмү мәшәкатьләре алыштырыр дип башларына да килмәгән
Үлемне күз белән каш арасы кебек якын дип белми генә әйтмиләрдер...Әҗәл дигәнең кемне кайда сагалап тора бит. Тәкъдиреңә шулай язылган булса, ул синең гаиләңә дә, эшеңә дә, яшеңә дә, карамый. Гомерең беткән булса, сине якыннарың да, нинди генә көчле медицина да алып кала алмый. Адәм баласы монда көчсез... Сабада яшәүче...
-
Райондашыбыз “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды
Терлекчелек өлкәсендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен "Агрофирма Рассвет" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы сыер савучысы (Татарстан Республикасының Кукмара районы) Александрова Лидия Константиновага "Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе" дигән мактаулы исем бирелде.