Кыш көне авылда чүп чыгармыйбыз: без түләргә тиешме? (сорау-җавап)
-Язгы һәм җәйге чорда чүплеккә озатырдай көнкүреш калдыклары, чүп-чар күп була халыкта. Ә менә кыш көннәрендә машинага чүп чыгаручыларны күргәнем юк. Шуңа карамастан, түләү кәгазьләре килә. Түләргә тиешме без? Түбән Комар авылында яшәүче "Эко-Сервис" җәмгыяте директоры Ирек ШӘЙХЕТДИНОВ җавап бирә: -2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе торак Кодексының 30 маддәсенең...
-Язгы һәм җәйге чорда чүплеккә озатырдай көнкүреш калдыклары, чүп-чар күп була халыкта. Ә менә кыш көннәрендә машинага чүп чыгаручыларны күргәнем юк. Шуңа карамастан, түләү кәгазьләре килә. Түләргә тиешме без?
Түбән Комар авылында яшәүче
"Эко-Сервис" җәмгыяте директоры Ирек ШӘЙХЕТДИНОВ җавап бирә:
-2016 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе торак Кодексының 30 маддәсенең 5 пункты үз көченә керде. Анда каралганча, һәр йорт яки йорт өлешенең иясе каты көнкүреш калдыклары белән эш итүне әлеге юнәлештә махсуслашкан оешма белән килешү төзү нигезендә башкарырга тиеш. Бу - каты калдыкларны җыю, алып китү, зарарсызландыру, күмү дигән сүз. Чүп җыйган өчен түләү исә йортта яшәүчеләр (теркәлүчеләр) санына карап алына, торак мәйданы буенча түгел. Кукмара районында каты көнкүреш калдыклары туплану нормасы бер кешегә елына - 0,75 куб метр күләмендә, ә 2017 елга тариф бер кешедән бер айга - 29 сум 43 тиен, елына 353 сум 16 тиен итеп расланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев