11 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Шәмәрдән-Казан юлында 8 кеше гомерен өзгән авариягә юлыккан пассажирларның үткәне, һәлакәт турында тулырак (фото)
26 июнь иртәсендә Казан - Шәмәрдән юлының 86 нчы чакрымында килеп чыккан юл һәлакәте бөтен Татарстанны тетрәндерде. Исегезгә төшерәбез, "Хундай" машинасы, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга да Казаннан Сабага кешеләр ташучы "Ситроен" микроавтобусына килеп бәрелә. Икесенең дә тизлеге югары була. Маңгайга-маңгай бәрелешкән машиналар тимер өеменә әйләнә, сигез кешенең гомере...
-
Кукмарада "Игътибар - балалар!" акциясе бара
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада "Игътибар - балалар!" акциясе бара. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән очрашалар, акцияләр уздыралар. Балалар...
-
Камышлыда иртәгә балалар өчен бәйрәм оештырыла
12 сентябрь - Корбан гаете көнне Камышлы авылында балалар өчен бәйрәм оештырыла. Программада кызыклы чыгышлар, мавыктыргыч уеннар, бүләкләр. Барлык авылдашларны һәм читтә яшәүче якташларны әлеге чарага көтеп калабыз. Ир-атларга болында мини футбол оештырыла. Футбол сәг.13.30да башлана. Уеннарда катнашучыларга истәлекле бүләкләр. Бәйрәмебезгә рәхим итегез. Рәдиф Тимергалиев, Камышлы авылы имам-хатыйбы
-
Гает намазына рәхим итегез!
Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 12-14 нчы сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 12 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 45 минутта....
-
Яшисең килсә, йөрәгеңне тыңла!
"Йөрәгеңне тыңла"- табиблар бөтен татарстанлыларга әнә шулай дип мөрәҗәгать итә. Күп кенә гомерләрне өзгән йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәштә былтыр шактый уңай нәтиҗәләргә ирешелсә дә, туктап калырга ярамый. Шуны исәпкә алып, Татарстанда киңмасштаблы мәгълүмати-агарту акциясе башлангыч алды. Йөрәк-кан тамырлары авырулары элеккечә үлемгә китерүче сәбәпләр арасында беренче урынны алып тора. Әлеге...
-
Гармун алыйк әле, дускай
Авыл җирендә җәй көне эш бетәрлек түгел. Иртә яздан кара көзгә кадәр халык тик тормый: яшелчәсен үстерә, ул арада җиләк-җимеш өлгерә, мал карый, печән, урак өсте... Шулай да ял итәргә дә вакыт табыла. Күкшел авылының Нәҗми тавы астындагы чишмә буенда "Уйнагыз, гармуннар" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булды. Көтү кайтып, эшләр...
-
Балачакка кайттым
Мин һәрвакыт бу авылга ашкынып кайтам. Балачагымның, яшьлегемнең иң матур хатирәләре аның белән бәйле булганганмы, әллә инде урнашкан урыны сихри матурлыкка ияме... Никтер бик якын ул ата-бабаларымның нигезе булган Чуллы авылы. Ул борынгы риваятьләргә бай авылларның берсе: урамыннан сузылып киткән "Әби патша" юлы, урман белән капланган тауларында халыкны куркытып торган...
-
Кайчан көтәргә сине, дефолт?!
Үзәк Банк җитәкчелеге Россиядә 1998 елгы төсле дефолт булмаячак дип игълан итте. Бездәге вакыйгаларның мантыйгы шундый: югары җитәкчелек нәрсәнедер вәгъдә иттеме, шуның киресе була да куя. 1998 елда да шулай булды: Ельцин хәзрәтләре: "Бернинди дә дефолт булмаячак", - дип әйтеп тә бетермәде, ил хөкүмәте шалт итеп әҗәтләрне түләүдән баш тартып...
-
Байлангарда яңартылган мәчет ачылды (фото)
(Кукмара, 11 сентябрь, "Хезмәт даны"). Яңартылган мәчетне ачу тантанасында мөхтәрәм кунаклар, авыл халкы, райондашлар катнашты. Авыл халкы һәм иганәчеләр көче белән яңа сулыш өрелгән мәчет Корбан бәйрәме уңаеннан зур бүләк булды.
-
Ядегәрдә "Сәвия" чишмәсе ачылды (фото)
(Кукмара, 11 сентябрь, "Хезмәт даны") Бүген Ядегәр авылында сөенечле зур вакыйга булды - тантаналы төстә "Сәвия" чишмәсе ачылды. Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм башка мөхтәрәм кунаклар катнашты.
-
Корбан чалганда нәрсәгә игътибар итәргә?
- корбанлыкка дип ниятләнгән хайванны бәрмәскә-сукмаска, әдәп-тынгылыкны сакларга; - чалуны үтмәс пычак белән башкарып, корбанлыкны газапламаска; - бер хайванны икенчесе алдында чалмаска; - чалу эшен Кыйблага таба юнәлеп башкарырга (мөстәхәб), корбанлыкны сул ягына яткырып, уң кул белән чалырга; - корбан ниятен һәм догасын гарәп телендә дә, татар телендә әйтергә мөмкин,...
-
Корбан догасы һәм нияте
Чалынасы хайванны Кыйблага каратып яткырганнан соң, шушы дога укыла: "Аллаһүммә иннә саләәтии үә нүсүкии үә мәхйәәйәә үә мәмәәти лилләһи Раббиль гәәләмиинә ләә шәриикә ләһ" (Йә Аллаһ, дөрестән дә, минем намазым һәм гыйбадәтем, яшәвем һәм үлемем барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ ризалыгы өчендер. Аллаһы Тәгаләнең һич бер тиңдәше юктыр). Соңыннан ният...
-
Район башлыгы Сергей Димитриев кукмаралыларны Корбан гаете белән тәбрик итте
- Мөселман халкының көтеп ала торган иң олы бәйрәмнәренең берсе - Корбан гаете шәфкатьлелек, сабырлыкны, якыннарыңа, дин кардәшләреңә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә игелек кылуны гәүдәләндерә, - диелгән әлеге котлауда. - Бу бәйрәмдә гаиләләрегезгә бәрәкәт һәм иминлек иңсен. Чалган корбаннарыгыз, кылган изгелекләрегез кабул булсын.