Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачакка кайттым

Мин һәрвакыт бу авылга ашкынып кайтам. Балачагымның, яшьлегемнең иң матур хатирәләре аның белән бәйле булганганмы, әллә инде урнашкан урыны сихри матурлыкка ияме... Никтер бик якын ул ата-бабаларымның нигезе булган Чуллы авылы. Ул борынгы риваятьләргә бай авылларның берсе: урамыннан сузылып киткән "Әби патша" юлы, урман белән капланган тауларында халыкны куркытып торган...

Мин һәрвакыт бу авылга ашкынып кайтам. Балачагымның, яшьлегемнең иң матур хатирәләре аның белән бәйле булганганмы, әллә инде урнашкан урыны сихри матурлыкка ияме... Никтер бик якын ул ата-бабаларымның нигезе булган Чуллы авылы. Ул борынгы риваятьләргә бай авылларның берсе: урамыннан сузылып киткән "Әби патша" юлы, урман белән капланган тауларында халыкны куркытып торган Шәкүр караклары гына ни тора!

Чуллы авылында "Авылдашлар көне" үткәрелә дигән хәбәрне күпләр шатланып кабул итте. Сабантуйлар күрше Туембаш авылында уздырганлыктан, буыннарны буыннарга тоташтыра торган мондый чара Чуллы авылына бик кирәк иде.

Бу көнне район җитәкчелеге ярдәме белән төзелгән спорт мәйданчыгы ачылу ямь өстенә ямь булды. Бәйрәм төрле уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды, һәр гаилә үзенең нәселен барлады, яшь буын үткән буын белән танышты. Олы яшьтәге ир-атлар "Шәкерт" каберлеген зыярәт кылып, аның рухына дога укыдылар. Ә бәйрәм кызганнан-кызды. Дамир, Габделхәй, Әхәт абыйларның гармунда уйнаулары, Альфредның җырлавы, чит җирләрдән кайткан кунакларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады: кушылып җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Бәйрәм авыл яшьләре оештырган кичке уен белән тәмамланды.

Яшьлеккә алып кайткан, күңел кылларын тибрәткән бу бәйрәм "Тойма" ширкәте, Гали Вәлиев, Гөлназ Мөхәммәтдинова, авылдашлар һәм башкалар ярдәме белән уздырылды. Алдагы елларда да мондый чара традициягә әверелсен иде дигән теләктә калам.

Диләрә Нуриева (Сираҗиева), Кукмара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев