Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гармун алыйк әле, дускай

Авыл җирендә җәй көне эш бетәрлек түгел. Иртә яздан кара көзгә кадәр халык тик тормый: яшелчәсен үстерә, ул арада җиләк-җимеш өлгерә, мал карый, печән, урак өсте... Шулай да ял итәргә дә вакыт табыла. Күкшел авылының Нәҗми тавы астындагы чишмә буенда "Уйнагыз, гармуннар" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булды. Көтү кайтып, эшләр...

Авыл җирендә җәй көне эш бетәрлек түгел. Иртә яздан кара көзгә кадәр халык тик тормый: яшелчәсен үстерә, ул арада җиләк-җимеш өлгерә, мал карый, печән, урак өсте... Шулай да ял итәргә дә вакыт табыла.

Күкшел авылының Нәҗми тавы астындагы чишмә буенда "Уйнагыз, гармуннар" дип исемләнгән бәйрәм тамашасы булды. Көтү кайтып, эшләр кимү белән олысы-кечесе чишмә янына агылды. Менә бәйрәмнең төп бизәкләре - татар милли киемнәреннән авылыбызның үзешчәннәре, иңнәренә гармун аскан гармунчылар күренде. Алар урам тутырып, уйнап-җырлап бәйрәм узасы урынга килделәр. Ул арада бәйрәм "Туган як моңнары" җырчылар ансамбленең "Очрашу" җыры белән башланып та китте. Аларга Күкшел мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Агымсу" гармунчылар ансамбле кушылды. Аннан соң авылдашлар, кунаклар гармунда уйнап-җырлап, биеп кичәне дәвам иттеләр. Гармунчылар, чыннан да, үз һөнәрләренең осталары. Аларның уйнауларына, җырлауларына сокланмый мөмкин түгел. Расим Габитов, Минемулла Галиев, Рәис Әһлиуллин, Фәнил Хәбибуллин, Фоат Фәттахов, Равил Минемуллин, Илһам Хәлиуллин, Рамил Хәсәнов, кайткан кунаклар Фарил Тимербаев, Миннехан Галиев, Басыйр Шәяхкәмовлар гармун көйләрен таратып күңелләрне ял иттерделәр. Оста җырчыларыбыз Нурия Бариева, Флюра Хәмәтдинова, Миләүшә Шакировадан башка бер чара да узмый. Яшь артистларыбыз Гөлшат Галиева, Фирүзә Галиева, Зилә Садыйкова, Лилия Әхмәтгалиева, Рәзинә Минемуллиналарның дәртле биюләре һәм җырлары нур өстенә нур булды. Әлеге кичәдә өлкәннәр яшьлекләренә кайтып килсәләр, яшьләр рәхәтләнеп күңел ачты.

Бу онытылмас матур бәйрәмне оештыручы Илшат Рәхимуллинга, мәдәният йорты директоры Илнур Гыймадиевка, бу кичәне үзенчәлекле итеп алып барган Ләйсән Заһидуллинага, Сәрия Әхмәтгалиевага тамашачылар рәхмәт әйтеп, алга таба да очрашырга насыйп булсын дигән теләктә таралыштылар.

Чыннан да, авылдашлар матур яши. Мәдәният йортында төрле чаралар уздырылып тора. Халык ярата бу кичәләрне. "Уйнагыз, гармуннар" бәйрәменең дә кызыклы узуы йөрәкләргә җылылык та, горурлык та өстәде. Ләкин шулай да, күңелне бер нәрсә тырнап тора. Гармунчылар арасында мәктәп укучылары юк диярлек. Өлкәннәр сынатмый, алар яшьләргә үрнәк булып калалар. Гармун тавышлары бүген генә түгел, киләчәктә дә тынмасын иде.

Лилия ӘХМӘТГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев