Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гает намазына рәхим итегез!

Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 12-14 нчы сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 12 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 45 минутта....

Хөрмәтле райондашлар! Быелгы Корбан бәйрәме 12-14 нчы сентябрь көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин. Бәйрәмгә багышланган гает намазы республикабыз мәчетләрендә 12 сентябрьдә үткәрелә. Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Кукмара бистәсендә алдан килешенгән туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү - 3 сәгать 45 минутта. Иртәнге намаз бу көнне 4сәгать 20 минутта укылыр. Гает намазы - 5 сәгать 30 минутта. Ике намаз арасында - вәгазь.

Кукмара Үзәк мәчетенә тәкбир әйтеп килү 4 юнәлештә оештырыла:

1. "Агрохимсервис" яныннан Г. Ибраһимов урамы буенча.

2. Автомәктәп яныннан Ст.Разин, Садовая урамнары буенча.

3. Гимназия яныннан Ст.Разин, Толстой, Пионер урамнары буенча.

4. Җиңү паркы яныннан Ленин, Чернышевский, Мичурин урамнары буенча.

Гаеткә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев