Үзәк Банк җитәкчелеге Россиядә 1998 елгы төсле дефолт булмаячак дип игълан итте. Бездәге вакыйгаларның мантыйгы шундый: югары җитәкчелек нәрсәнедер вәгъдә иттеме, шуның киресе була да куя. 1998 елда да шулай булды: Ельцин хәзрәтләре: "Бернинди дә дефолт булмаячак", - дип әйтеп тә бетермәде, ил хөкүмәте шалт итеп әҗәтләрне түләүдән баш тартып...
Үзәк Банк җитәкчелеге Россиядә 1998 елгы төсле дефолт булмаячак дип игълан итте. Бездәге вакыйгаларның мантыйгы шундый: югары җитәкчелек нәрсәнедер вәгъдә иттеме, шуның киресе була да куя. 1998 елда да шулай булды: Ельцин хәзрәтләре: "Бернинди дә дефолт булмаячак", - дип әйтеп тә бетермәде, ил хөкүмәте шалт итеп әҗәтләрне түләүдән баш тартып та куйды, ягъни дефолт игълан итте.
Гадәттә "дефолт" дигәндә, дөнья тәҗрибәсе хөкүмәтләрнең тышкы әҗәтләрне түләүдән туктауларын күз алдында тота. Россиядә исә дөнья тарихында беренче тапкыр эчке әҗәтләрне "печтеләр", зур процентлы табышлар вәгъдә иткән ГКО кәгазьләре пүчтәккә әйләнде дә куйды.
Валюта курслары һәм аларга ияреп бәяләр исә 3-5 тапкырга кадәр үсте. Бу шулкадәр тиз булды: кулдагы акча берничә көн эчендә янып көл булды. Мәскәүдәге икътисадый элитаның соңгы ике ел эчендә генә дә якынча дистә тапкыр кризис төгәлләнде дип игълан итүен исәпкә алсак, дефолт булмаячак дигән сүз сәхнә артында инде дефолт сценарийларының репетициясе бармыймы икән дигән шик уята.
Шикне раслау яисә кире кагу өчен, агымдагы икътисадый хәлгә күз төшереп алыйк. Бюджетның финанслар белән тулылану рәвешен русча бер генә сүз белән - "бардак" дип бәяләп була, чөнки "нефть инәсе"ннән төштек дип күпме генә кычкырмасыннар, "кара алтын"нан наркотик бәйлелекнең беткәне юк әле. Федераль бюджетның 45 проценты турыдан-туры җир маеннан сыгылган акча белән тутырыла, 20-25 процент керемнәр импорттан җыела (монысын да кыеклап булса да нефть өлеше дип аңлыйк, чөнки импорт нефть акчасына алына), табышның 10 проценты - нефть чыгаручыларга һәм импорт белән сәүдә итүчеләргә салынган салымнар, акчаның 10 проценты акча күчемсез милеккә салым кебек елга бер тапкыр керә торган керемнәр. Бюджетның 90 проценты - акыл көчен таләп итми торган ысуллар белән туплана. Калган 10 процентны да ноу-хау китерми, билгеле. Шуңа күрә без хәзер "импортны алыштыру" дигән сүзне онытырга тырышабыз, ватылган чит ил техникасының запас частьлар булмау сәбәпле тик торуы - гадәти күренеш. Мәскәүдә көчәнә-көчәнә "импортны алыштыру" программалары эшләнгән 2014 елның җәендә үк без бернинди дә алыштыру булмаячак дип язган идек. Язуыбыз, кызганыч, дөрес булды, чөнки без илдәге тормышны беләбез, ә Мәскәү түрәләре - юк.
Ил бюджетын бүлә башласак, без тагын кызыклы саннарга тап булабыз. Халыкның 55 проценты - балалар, картлар, инвалидлар. Эшкә яраклы 45 процент кеше җыела. Ләкин эшче көчләрнең 40 проценты - бюджеттагылар, халыкның 14 проценты - көч структуралары хезмәткәрләре яисә пенсионерлары һәм аларның гаилә әгъзалары. "Кара алтын" чыгаручылар - 1, сәүдә итүчеләр - 8 процент. Финанс агымнарының 80 проценты Мәскәүгә "коя", сәүдәнең 50 проценты шунда әйләнә.
Пенсия фонды 2014 елда, әле кризис башланып кына килгән чакта, 3,69 триллион сум акча җыйган, ә тотылган акча күләме - 6,19 триллион сум. Иминиятләштерү взносларының зурлыгыннан салым түләүчеләр сыгылып килүгә карамастан, акча бик аз туплана, чөнки бездә хезмәт хаклары кечкенә, иминиятләштерү взносы исә хезмәт хакына бәйле. Шуңа күрә безнең реформаторлар ике сүзнең берсендә "пенсия яшен күтәрергә" дип чаң суга. Тик исәпләүләр шуны күрсәтә: "күтәрү" "төшү"гә генә китерәчәк, чөнки базарлар кысылу сәбәпле, икътисад түбән тәгәрәячәк, эшсезлек артачак, димәк, иминиятләштерү взнослары да кимрәк тупланачак. Бөлгенлекнең чылбыр реакциясе дип атала бу. Моннан чыгу өчен хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә, инновацияләр кертергә кирәк. Тик яңа технологияләргә булган өметләрне без 2014 елның көзендә үк җирләдек инде.
Бүген дөньяның барлык илләрендә дә диярлек кризис бара, әмма әлегә Россия генә бу сазлыкта тыпырчына. Сазлыкның исә гадәте шундый: тыпырчынган саен ул төпкә суыра. Технологик җәмгыятьләр әлегә акыл хезмәтенә нигезләнгән экспортны арттыралар, сазлык өстеннән очып үтәргә азапланалар. Контрсанкцияләр кертеп, Россиядә азык-төлекне изүгә карамастан, тышкы сәүдәләрен арттыралар. Россия белән санкция сугышында катнашкан Алманияне генә алып карыйк. 2015 елда экспорт рекордлы күрсәткечкә ирешкән: 1,196 триллион еврога җиткән. Бу 2014 елгы белән чагыштырганда 6,4 процентка артык, 2013 белән янәшә куйсак - 9,4 процентка. Россиягә кертелгән санкцияләр нәтиҗәсендә алманнар 18 миллиард евро югалтканнар, әмма башка илләргә технологик товарлар сатуны үстерү нәтиҗәсендә Россия юнәлешендәге тишек томаланган гына түгел, экспорт керемнәре зур темплар белән үскән дә әле. Ни өчен алманнар булдыра, без - юк, дигән сорауның җавабы гади: Европада әле инженер-техник кадрлар бар, бездә исә юк дәрәҗәсендә. Аның каравы бездә бюджеттан ашаучы күсәк тота белгән егетләр саны үсә. Немецлар бүген үк санкцияләрне туктатсалар да, Россия ягына товар озату артмаячак, чөнки сатып алыр җаебыз юк. Бездә 2013 елда импорт 344 миллиард долларлык булса, 2015 елда 184 миллиардка гына калган. Димәк, каешларны әйбәт кысканбыз. Быелгы күрсәткечләр тагын да кими. Шуннан нәтиҗә ясыйк инде: дефолтны көтәргәме, юкмы? Бу юлларның авторы озак сроклы перспективага карап шулай фаразлый: кайчан да булса илдә бөтен банк системасы җимерелеп төшәр дә, депозитларга салган керемнәр шул җимерекләр астында калыр. Моны дефолт дип атамаслар да, бәлки, башка атама табарлар. Исемнәр үзгәртүдән генә хәл үзгәрми.
Нет комментариев