10 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Кукмара ветераннары хоккей турнирыннан җиңү белән кайттылар (фото)
Арчада Фәнил Гарәфиев истәлегенә ветераннар арасында хоккей турниры үтте. Турнирда Арча, Мамадыш, Зур Әтнә, Кукмара, Байлар Сабасы, Балтач командалары катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча Кукмараның "Ветераннар" командасы беренче урынны алды.
-
Кукмарада 12 исерек шофер правасыз калган
-ЮХИДИ инспекторлары бәйрәмнәрдә көн саен юлдагы тәртипне саклады. Гыйнварның беренче сигез көнендә исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган 12 шофер (берсенең хәтта транспорт йөртү таныклыгы да юк иде) ачыкланды. Бәйрәмнәр чорында 17 юл фаҗигасе булды. Бәла-казаларга китергән төп сәбәпләр булып тиешле тизлекне сакламау, шоферларның бер-берсенә юл бирмәве, урам чатларын үткәндә...
-
Байлангар мәктәбе укучысы Казанга сәяхәте белән уртаклашты
Һәр елны "Татнефть-Арена" боз сарае чыршы бәйрәменә Татарстанның төрле почмакларыннан уку алдынгылары, төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулаган иң тырыш һәм иң акыллы, талантлы баларларны җыя.Кукмара районыннан барган укучылар арасында быел мин дә бар идем. 25 декабрь иртәсен көтеп алып, сәгать 6да ук юлга кузгалдык. Кәефләр шәп, барыбыз да шатлыктан елмая,...
-
Кукмара музеенда узган “Утырма”да райондашыбыз яулык бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте (фото)
Кукмара туган төбәк тарихы музеенда чираттагы "Утырма" узды. Утырма әгъзасы Хафизова Әлфия Мөҗип кызы "Татар хатын кызларының киенү әхлагы" темасына чыгыш ясады, баш яулыгын төрле ысуллар белән бәйләү буенча мастер- класс күрсәтте. Шулай ук утырмада Кукмара районы мөхтәсибе Тимергалиев Рәдиф хәзрәт чыгыш ясады.
-
Бәйрәм ялларында Кукмарада дүрт пар язылышкан
Кукмара районының ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, Гөлназ һәм Игорь Келлер, Камилә һәм Назыйм Сираҗиев, Радана һәм Ханнан Фатыйхов, Эльвира һәм Динар Хантимеровлар 6-7 гыйнварларда үзләренең никахларын теркәгән. Яшьләрне чын күңелдән котлыйбыз, тигез, матур тормыш телибез. фото: http://boombob.ru
-
Зур Кукмара фермасында маллар кабат үз торакларына кайтарылган
9 гыйнвар иртәсендә "Урал" җәмгыятенең Зур Кукмара фермасында янгын чыгуы, 400 баш мөгезле эре терлекне коткарырга туры килүе турында хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә биредәге хәлләрне хуҗалыкның башкаручы директоры Рөстәм Мөбарәкшиннан сорап белештек. -Янгын вакытында ике ферманың түбәләренә зыян килде, әмма ут бина эченә үтеп кермәде, мал торакларына эчке яктан...
-
Кара диңгезгә төшкән Ту-154нең һәлакәткә юлыгу сәбәбе билгеле булды
Россия Федерациясе Оборона министрлыгы экспертлары әлеге министрлыкның Кара диңгезгә төшкән "Ту-154" очкычының борттагы үзьязгычларын расшифровкалаганнан соң, авиаһәлакәт сәбәбен төгәл атый алды. Алар фикеренчә, фаҗигагә берьюлы берничә фактор китергән: җирдән кузгалып киткәндә шасси белән идарә итә торган рычагларны канатларның арт өлешендәге механикалаштыру элементларыныкы (закрылки) белән бутаган икенче пилотның хатасы һәм очкычта...
-
Мәмәширдә балаларның ялы файдалы узды (фото)
Укучы балалар мәдәният учагында оештырылган түгәрәкләргә бик теләп йөрделәр, төрле бәйгеләрдә актив катнаштылар, дип хәбәр итә "Наш Кукмор".
-
Пенсионерларга акча бирә башлыйлар
Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум күләмендәге акчаны 13нче гыйнвардан 28сына кадәр алып булачак. Бу түләү Пенсия фондындагы документлар нигезендә башкарыла, шуңа күрә бирегә мөрәҗәгать итү һәм гариза бирү кирәкми. Әгәр пенсионер ике пенсия ала (мәсәлән, хәрби пенсионер), ягъни берсен - Пенсия фонды, икенчесен көч ведомстволары аша ала...