9 июнь 2016 яңалыклары
-
“Урал” җәмгыятендә семинар булды (+Фото)
"Урал" җәмгыятендә район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә бу елның биш аена булган эш нәтиҗәләренә, терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләренә караган семинар-киңәшмә үткәрелде. Әлеге чарада катнашучылар, кукуруз һәм арпа басуын, шулай ук терлекчелек комплексында булып, мал утарлары, терлекләрнең азык белән тәэмин ителешен карадылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар...
-
Аквапаркта 49 яшьлек хатын-кыз үлгән
Башкортстанның Уфа шәһәрендәге "Планета" комплексы аквапаркында алган имгәнүләрдән 49 яшьлек хатын-кызның гомере өзелгән. 8 июнь кичендә хокук саклау органнарына аквапарктан хастаханәгә китерелгән хатын-кызның үлеме турында хәбәр керә. Әлеге факт буенча Уфа шәһәренең Октябрь районы тикшерү бүлеге тарафыннан тикшерү алды эше оештырыла. Беренчел тикшерү фаразларына караганда, әлеге хатын-кыз Уфага Мәләвез шәһәреннән...
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм көчле җил турында кисәтә
Иртәгә, 10 июньдә көндез һәм кич Татарстанда яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан 15-20 м/с (Казанда - 15-18 м/с) тизлектә җил булуы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шторм кисәтүе таратты. Республика буенча урыны белән боз яварга мөмкин, әмма Казанда явым-төшем көтелми, дип билгеләп үтелгән хәбәрдә. Татар-информ
-
Саткан бер языклы, җитештергән мең языклы...
Татарстанда ялган аракы белән көрәш быелның март аенда ук башланса да, республикада һаман сабак алырга җыенмыйлар әле. Ә бу атнада мөселманнар изге рамазан аена аяк басты. Димәк, ялган алкогольдән генә түгел, гомумән, спиртлы эчемлекләрдән дә тыелып торырга кирәк, дигән сүз. Тик, ни кызганыч, республикада ялган аракы сату очраклары әледән-әле ачыкланып...
-
Кукмараны сөтчелектә куып тота алырлармы?
Кукмара районы хезмәтчәннәре узган атнада савылган сөт күләме буенча рекорд куйды. Республикабыз тарихында беренчеләрдән булып, алар тәүлегенә 200 тонна сөт савып алуга иреште. Бу уңайдан кукмаралыларны котлап, сөт терлекчелеге өлкәсендәге югары казанышлары өчен рәхмәтен белдереп, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Сергей Димитриевка телеграмма юллады. "Хөрмәтле Сергей Димитриевич! Хөрмәтле Кукмара...
-
"Шәфкать"тә республика семинар-киңәшмәсе узды (фото)
Кулы эш белә икән, сау-сәламәт кешеме ул, инвалидмы, тормышта югалып калмаячак: эшле һәм ашлы булачак. Моны күздә тотып, Рәзинә Галиәхмәтова җитәкчелегендәге "Шәфкать" тернәкләндерү үзәгендә, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм үсмерләрне савыктыру белән беррәттән, аларга хезмәт күнекмәләре бирү, һөнәрләргә өйрәтү буенча күп кенә проектлар тормышка ашырыла. Тегү һәм агач эшләре остаханәсе эшләп...
-
Җырчы Эльмира Сөләйманова ни сәбәпле трактор артына утырган? (ФОТО)
Популяр җырчы Эльмира Сөләйманова трактор артына утырган. Кайда, кайчан һәм ни өчен? Бу сорауларны без җырчының үзенә юлладык. "ТMTV каналының "Шоубез" тапшыруы өчен махсус трактор йөртергә өйрәндем. Җиңел машина йөртү буенча таныклык алганга ун ел булса да, руль артына утырырга тәвәкәллегем җитми иде. Ә менә трактор йөртү бик ошады. Янымда...
-
“Минем бакча – иң шәбе” дигән фотоконкурс игълан итәбез
Бакчагыз, капка төбегез, ишегалдыгыз башкаларныкыннан үзгә, матур, төзек булуы белән аерылып торамы? Аны фотога төшереп, "Хезмәт даны" газетасына юллагыз. Фотоконкурска август ахырында йомгак ясалачак. Фоторәсемнәрне редакциягә алып килеп бирергә, почта аша яки hezmat_dani@mail.ru электрон почтасы аша юлларга мөмкин. Фотоларны юллаганда исем-фамилиягезне һәм кайдан булуыгызны да күрсәтергә онытмагыз.
-
Кукмара беренче гимназиясе укытучысы дәүләт бүләгенә лаек булды
Кукмара беренче гимназиясенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Шәйхетдинова Равия Габделфәт кызына "Татарстанның атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем бирелде. Дәүләт бүләген укытучыга Казанның Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды....
-
Райондашыбыз “Нечкәбил” конкурсында катнашачак
Быел "Нечкәбил" ана матурлыгы республика конкурсы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уникенче тапкыр үткәреләчәк. Әлеге киң масштаблы, халыкчан бәйгенең төп максатларыннан берсе - гаилә кыйммәтләрен аерым гаиләләр үрнәгендә пропагандалау. Конкурсның ярымфиналы - 10 сентябрьдә, финалы 26 ноябрьдә оештырылачак. 27-28 июньдә исә Казанда узачак сайлап алу турында безнең районнан Дания...